В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инсталляция офтальмология клиникасы бинасында урнашкан
Казанда «Күзгә-Күз» дип аталган арт-объект ачылды. Аны шәһәргә Татарстанның зур офтальмология клиникалары челтәре бүләк иткән. Композиция балаларның күрү сәләтен чагылдыра, шулай ук аны саклауның мөһимлеген ассызыклый. Объектны Гадел Кутуй урамындагы шәхси офтальмология клиникаларының берсендә күрергә мөмкин.
Проектның авторы – архитектор-дизайнер Артем Беляев. «Әлеге арт-объект аша әйтергә теләгән фикеребез гамәлгә ашырылды. Кешеләр ялтырап торган күзләр янында фотога төшәләр. Без, барыбыз да, күзләрнең күңел көзгесе булуын беләбез. Һәм, биредә, табиблар бу көзгегә сәламәт, матур булырга ярдәм итә», - дип, фикерләре белән уртаклашты ул.
Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары – шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая билгеләп үткәнчә, арт-объект булдыру теләге белән клиника җитәкчесе чыгыш ясаган.
«Һәм, чыннан да, гаять үзенчәлекле арт-объект килеп чыкты. Ниндидер яңа, гадәти булмаган эшләргә алынучы кешеләрнең эшмәкәрлектә алга омтылучы затлар булуына инанам», – диде урынбасар Жанна Белицкая.
Исегезгә төшерәбез, Казанны үстерү институты белгечләре арт-объектларның интерактив картасын эшләгәннәр. Аңа тасвирламалары, характеристикалары һәм сурәтләре булган 700 дән артык әдәби әсәр кергән.