В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Янгын очраклары еш кына ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь, Алинә Бережная). Ел башыннан Казанда 1292 янгын очрагы булган, бу узган елның шушы чорына караганда 2%-ка кимрәк. Гомумән алганда, 55 кеше янгын вакытында җәрәхәтләр алган, 28 кеше һәлак булган. Элеккегечә, янгыннар торак секторда яшәүчеләр гаебе белән килеп чыга. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе барышында Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.
Ул янгын чыгуның төп сәбәпләрен атады. 980 янгын очрагы ут белән саксыз эш итү аркасында, 237 очрак – электр җиһазларын һәм электр көнкүреш приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Тагын 63 очрак мичләрне төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу белән бәйле, 12 очрак башка сәбәпләргә ия.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләр һәлак булган янгыннарның төп өлеше кичке һәм төнге сәгатьләрдә, кеше йоклый торган вакытта килеп чыга. 12 очракта зыян күрүчеләр исерек хәлдә булган.
«Янгын башлануны вакытында ачыклау күчемсез милекне юк итү һәм янгыннарда кешеләрнең һәлак булу куркынычын киметә. Аларның сигналлары ярдәмендә 3 кеше үз өйләреннән һәм фатирларыннан вакытында чыгып китә алды. Алар исән калды, – дип хәбәр итте шәһәрнең төп коткаручысы.
Коткаручылар халык белән профилактик әңгәмәләргә аерым игътибар бирә. Гомумән алганда, ел башыннан бирле 1 мең 817 очрашу оештырылган, аларда 22 мең кеше катнашкан, 70 мең 385 кеше өчен янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелгән, 90 меңнән артык листовка һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы һәм үз-үзеңне тоту чаралары турында белешмә таратылган.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән предприятиеләр белән эш аерым контрольдә тора. Быел күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә 546 планлы тикшерү уздырган. Янгын куркынычсызлыгы буенча җитешсезлекләрне бетерү буенча 417 күрсәтмә бирелгән, 398 вазыйфаи һәм 26 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. «Шулай ук 364 планнан тыш тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 230 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Аларга күрсәтмәләр бирелгән», – диде Фердинант Тимерханов.
Әлеге тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка кабат 261 вазыйфаи зат һәм 28 юридик зат җәлеп ителгән. «Бу оешмаларның җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә тиешле игътибар бирми. Күзәтчелек органнарына законлы таләпләрне үтәүгә тагын да катгыйрак ирешергә кирәк, – дип ассызыклады Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы һәм һәр оешмада янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше билгеләнергә тиеш, дип белдерде.
«Янгынны кисәтү, аннары югалганнар турында үкенүгә караганда, җиңелрәк. Янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы вазыйфаи затларны билгеләргә, аларны уку йортларында, оешмаларда өйрәтергә кирәк, моның өчен зур акчалар таләп ителми. Һәм иң мөһиме – һәр җитәкче янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзе белергә, аларны сакларга һәм кул астындагылардан аларны үтәүне таләп итәргә тиеш», – дип йомгаклады ул.