В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рөстәм Гафаров профилактик эшне дәвам итәргә һәм капиталь ремонт объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә кушты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU ,11 нче июль, Юлия Летникова). Казанда ел башыннан 605 янгын очрагы теркәлгән – 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 33% ка кимрәк. Янгынның төп сәбәбе булып, элеккечә үк, кеше факторы кала. Агымдагы температура режимында шәһәрдә янгыннар барлыкка килү куркынычы арта, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Янгыннарны кисәтү өчен профилактик эшләрне дәвам итәргә һәм капиталь ремонт объектларында янгын куркынычсызлыгы нормалары үтәлүен, утсүндергечләр, шулай ук суга керү юлы ачык булуын контрольдә тотарга кирәк», – диде ул.
Янгыннар саны профилактик эш аркасында кимегән. Әмма янгын нәтиҗәсендә 25 кеше зыян күргән – узган ел белән чагыштырганда 16% ка кимрәк, 19 шәһәрле һәлак булган – 2021 ел белән чагыштырганда 26% ка күбрәк.
Халыкка мәгълүмат тарату массакүләм мәгълүмат чаралары аша, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр ярдәмендә алып барыла. Профилактик эш район администрацияләре, идарәче компанияләр, бакчачылык ширкәтләре рәисләре, социаль яклау хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә башкарыла.
Балалар сәламәтләндерү лагерьларына зур игътибар бирелә. Җәйге каникуллар башланыр алдыннан учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы нормаларының үтәлешен тикшерделәр, ачыкланган җитешсезлекләр бетерелде һәм барлык учреждениеләр дә балаларны билгеләнгән срокларда кабул иттеләр.
«Уртак көч белән бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, көнкүрештә, ял итү урыннарында, дача участокларында, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим», – дип билгеләп үтте Ф.Тимурханов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның берничә районында, шул исәптән Казанда, эссе һава торышы сәбәпле, июль ахырына кадәр халыкка урманнарда булу һәм аларга транспорт керү тыела.