В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш «Гаилә белән сайлыйбыз» фестивален әзерләү һәм үткәрү белән бәйле
Казанның Сибгат Хәким урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча ике тәүлеккә туктатыла. Әлеге күренеш «Гаилә белән сайлауларга» фестивален әзерләү һәм үткәрү белән бәйле.
13 нче сентябрь көнне сәгать 00:00 дән алып 15 сентябрь иртәнге 7:00 гә кадәр юлның Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәрге өлеше транспорт өчен ябык булачак. Чикләүләр «Казан» гаилә үзәге янындагы машиналар кую урынына да кагыла.
Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрь, бердәм тавыш бирү көнендә бәйрәм концерты тәмамланганнан соң шәһәр халкына 22 нче маршрут буенча махсус автобуслар хезмәт күрсәтәчәк. Сайлауда катнашучылар участокта бирелгән беләзекләре булган очракта, җәмәгать транспортында бушлай йөри ала.