В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Карны сыйфатлы итеп җыештыру өчен гыйнвардан мартка кадәр шәһәр урамнарыннан дүрт меңнән артык автомобиль эвакуацияләнгән
Денис Гордийко фотосы
Кыш айларында Казан мэриясенең бердәм шалтырату үзәгенә халыктан кар җыю мәсьәләләре буенча 5,2 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Гаризаларның барысы да тиз арада теркәлгән һәм чаралар күрү өчен район администрацияләренә, юл предприятиеләренә җибәрелгән. Юлланган үтенечләрне исәпкә алып, җыештыру графикларына төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Бу елгы кыш явым-төшемгә бик бай булды. Башкалада карны җыештыру һәм юл хезмәтләре эшен дөрес итеп көйләү нәтиҗәсендә без каршылыклар алдында югалып калмадык. Башкарма комитет җитәкчесе, Игорь Владимирович, Тышкы төзекләндерү комитеты, район башлыклары һәм предприятиеләребез белән бергә хәл ителәсе урыннарны ачыклап, оператив рәвештә эш алымнарын үзгәрттек. Шәһәрдә бөкеләр җыелмады, коллапс булмады, - дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин. – Эчке эшләр идарәсенә, шәһәрнең, республиканың ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Җыештыру эшенә комачаулый торган автомобильләрне эвакуацияләү буенча бик нәтиҗәле һәм җайга салынган эш башкарылды. Бу алым безгә киләчәктә дә кирәк булачак».
Казанда карны җыештыру һәм аны башкаладан чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрелгән. Техниканы линиягә чыгарга әзерләү, биремнәрне рәсмиләштерү һәм тапшыру алымнары җайга салынган. Предприятиеләр өчен шулай ук максатчан күрсәткечләр билгеләнгән – аларга көндәлек мониторинг һәм анализ үткәрелгән.
Муниципаль предприятиеләрдә электрон юл кәгазьләрен һәм телемедицина системасын куллануны дәвам итәләр. Әлеге карарлар нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрне линиягә чыгару процессы тизләнгән һәм эшчеләрнең сәламәтлеген, техниканың торышын тикшереп тору тизлеге арткан.
Башкарылган эшләр «Шәһәр мониторы» системасы аша контрольдә тотыла. Хәзерге вакытта әлеге системага муниципаль предприятиеләрнең барлык юл техникасы кертелгән, җыештыру маршрутлары тулысынча цифрлаштырылган. Бүгенге көндә белгечләр кече подряд оешмалары буенча мәгълүматларны тулыландыру белән шөгыльләнә һәм башкаланың Трансформация үзәге белән бергә шәһәр ихтыяҗларын исәпкә алып платформаны камилләштерә.
Моннан тыш, автомобиль йөртүчеләр белән оператив хезмәттәшлек итү өчен махсус чат-бот эшләнгән. Әлеге чат ярдәмендә транспорт чаралары хуҗаларына алда торган җыештыру эшләре һәм автомобильне юлдан алып тору кирәклеге турында хәбәр ителә. Әгәр хәбәрнамәләр нәтиҗә бирмәсә һәм техника урамны чистарта алмаса, юл хезмәтләре транспорт чараларын – җиңел һәм йөк машиналарын эвакуацияләүгә йөз тота. Гыйнвар аеннан мартка кадәр 4 мең 203 автомобиль эвакуацияләнгән, шуларның 34 е – йөк автомобильләре.