Татарстан башкаласында бүген Казан мэриясендә студентлар стажировкасының бишенче агымына гаризалар кабул итү башлана. Конкурс нигезендә сайлап алуда Казан югары уку йортының яки көллиятенең теләгән студенты катнаша ала. Гаризаны 1 мартка кадәр Кадрлар сәясәте идарәсенең komanda-kazani.ru битендә тапшырырга кирәк.
Әңгәмәдән соң иң өметле һәм максатчан 30 студент шәһәр идарәсе системасын эчтән өйрәнеп, Казанны үстерү өчен үз карарларын да тәкъдим итә алачак.
Стажировка программасының эчтәлеге алдагы чыгарылыш укучыларының теләкләрен исәпкә алып төзелгән. Анда лекторийлардан, экскурсияләрдән һәм бүлекчәләр эшенә чумудан тыш, проект командаларында стажерларның профильле җитәкчеләр җитәкчелегендә һәм кураторлар – Башкарма комитетның яшь хезмәткәрләре – озатуында эшләве каралган.
2025 елда Казан мэриясендә стажировка узарга теләүчеләрдән бик күп гариза килде – төрле шәһәрләр, төбәкләр һәм илләрнең югары уку йортларыннан һәм көллиятләреннән барлыгы 582 гариза. Стажировканың дүрт агымы нәтиҗәләре буенча 17 кеше мэрия бүлекчәләрендә эш сайлаган һәм бүгенге көндә уңышлы карьера ясый.
Агымдагы елның гыйнварында Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының Кадрлар сәясәте идарәсе ТКХ комитеты белән берлектә профильле көллиятләр һәм югары уку йортларының чыгарылыш курслары укучылары өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә белем бирү интенсивын эшләтеп җибәрде. Практик күнекмәләр алуга юнәлдерелгән программаны узганнан соң, программаны иң яхшы тәмамлаучылар идарәче компанияләргә һәм шәһәр хуҗалыгы хезмәтләренә эшкә урнашу мөмкинлеге алачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан мэриясе Россиянең иң яхшы эш бирүчеләре исемлегенә беренче ел гына керми. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул Россиядә дәүләт секторы оешмалары арасында иң яхшысы булды, рейтингта 24 нче урынга күтәрелде.
«Мин Казан командасында» кадрлар практикасы уңышлы булды, ул Мәскәү Хөкүмәтенең «В кадре» беренче премиясенә ия булды. Конкурста Россиянең 47 төбәгеннән командалар катнашты. Моннан тыш, узган ел ахырында Казан командасы «Ел йомгаклары» республика премиясендә «Ел эш бирүчесе» һәм «Ел мөмкинлекләре командасы» исемнәрен яулады.