В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар эшләнмәләре арасында шәһәрнең белем һәм ял ресурслары буенча навигатор һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сервис бар
Фото: Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). Узган ялларда Казанның ИТ-паркында «Kazan Digital Transformation 2023» хакатоны тәмамланды. Җиңү өчен 15 команда көрәште: «Бронекошки», Ochpochmak team, «Ребята с красносельской», Zero to Hero App, Nabla Lab, Zion, Samsa һәм башкалар.
Ике көн дәвамында хакатонда катнашучылар төрле цифрлы проектлар ясаган. Эшләнмәләр арасында Казанның мәгариф һәм ял ресурслары буенча навигатор һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сервис бар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип өч команда танылды. Беренче урынны технология эшкуары мәдәниятен үстерү платформасы буенча кейс белән «Рубикон» командасы алды. Катнашучылар «Цифрлы Казан» мобиль кушымтасын тәкъдим иттеләр.
Аннары «Мои лапки» проекты белән Tagspot командасы килә. Алар йорт хайваннары турында мәгълүмат саклаучы хайваннарның цифрлы паспортын ясаган. Шундый ук PetConnect сервисны Zion командасы эшләгән һәм ул лидерлар өчлеген япкан.
Җиңүчеләргә тиешле сертификатлар тапшырылды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе.
Хакатон Kazan Digital week 2023 форумы кысаларында Башкарма комитет ярдәме белән оештырылган.