Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2025, 14:57

Шәрык биюләре һәм актерлык осталыгы: казанлыларны берничә яшьләр клубына остаханәләргә чакыралар

Актив чараларда катнашу өчен барысына да теркәлергә кирәк

Шимбә көнне, 8 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанның берничә яшүсмерләр клубында «Бергә» проекты кысаларында остаханәләр эшләячәк. Бу көнне яшь казанлылар шәрык биюләренә өйрәнәчәк, үзләрен актерлык осталыгында сынап караячак, беләзекләр һәм түштамгалар ясаячак, теннис турнирында көч сынашачак, программалаштыру нигезләре белән танышачак.

Әйтик, 10:00 сәгатьтә «Витамин» клубында (Г.Державин урамы, 3, 3 корпус) шәрык биюләре буенча дәрес узачак, «Импульс» клубында (А.Арсланов урамы, 11) исә кул эшләрен сөючеләр өчен беләзек ясау остаханәсе эшләячәк.

10:30 сәгатьтә Казан яшьләрен «Старт» клубына (Побежимов урамы, 53) актерлык осталыгы дәресенә чакыралар.

11:00 сәгатьтә «Яшьлек» клубында (Годовиков урамы, 16) яшь казанлылар скетчинг техникасында милли бизәкләр ясап караячак, ә «Модуль» клубында (Габишев урамы, 14а) читеккә гуашь ярдәмендә татар бизәге ясау остаханәсе уздырылачак.

«Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) сәйләннән беләзекләр ясау остаханәсе 12:00 сәгатьтә үз кунакларын көтәчәк.

13:00 сәгатьтә яшүсмерләр «Җәлил» клубында (Хәйруллин урамы, 5) кокошник һәм «Модуль» клубында (Габишев урамы, 14а) квиллинг стилендә брелок ясаячак. «Свои» клубында (Степан Халтурин урамы, 11/10) яшүсмерләр түштамга ясау белән шөгыльләнәчәк.

13:30 сәгатьтә «Зенит» клубында (Карбышев урамы, 33) ялтыравыклы җеп, сәйләннәр белән зиннәтле брошка чигәргә мөмкин булачак.

14:00 сәгатьтә «Җәлил» клубында (Хәйруллин урамы, 5) казанлылар гимнастика белән шөгыльләнәчәк, «Свои» клубында (Степан Халтурин урамы, 11/10) аларны аквагрим серләренә өйрәтәчәкләр, ә «Лазер» клубында (3 нче Кленовая урамы, 23А) өстәл теннисы буенча турнир уздырылачак. «Ника» клубында (Восстание урамы, 59) катнашучылар шопперлар ясаячак, «Феникс» клубында (Восстание урамы, 38) макраме техникасында брелок ясаячак. Яшьләрне «Алга» клубына гипстан эшләнмәләр ясарга һәм шәм агызырга (Х.Мәүлетов урамы, 21) чакыралар.

Яшүсмерләрне 15:00 сәгатьтә «Свои» клубында (Степан Халтурин урамы, 11/10) атлас тасмалардан беләзек, «Крылатый» клубында (Побежимов урамы, 17) милли курчаклар, «Романтик» клубында (Химиклар урамы, 35) матрешка ясарга өйрәтәчәкләр.

17:00 сәгатьтә шәһәрлеләрне «Зазеркалье» клубына (Декабристлар урамы, 113) агач әйберләргә милли бизәкләр ясау дәресенә чакыралар.

18:00 сәгатьтә «Юлдаш» клубында (Революция урамы, 29) Казан яшьләре программалаштыру нигезләре белән танышачак, гади проектлар ясап, командада бурычларны хәл итәргә өйрәнәчәк.

Остаханәләрнең барысында да катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

Алдарак Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанның берничә яшүсмерләр клубында мәдәни, иҗади һәм спорт чаралары уздырылачагы хакында хәбәр ителгән иде. 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр яшь шәһәрлеләр остаханәләрдә, әңгәмәләрдә, спорт ярышларында, вокал һәм бию бәйгеләрендә катнаша алачак.

Барлык яңалыклар