В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Якшәмбе көнне, 8 мартта, Серов урамындагы бульварда фәнни ачышлары, сәнгать әсәрләре һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән тарихта эз калдырган күренекле татар хатын-кызларына багышланган лекция үткәрелә.
Лектор буларак журналист, драматург һәм гид Рәдиф Кашапов чыгыш ясаячак. Кунакларга төрле өлкәләрдә – сәнгатьтә, журналистикада, авиация һәм мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларның язмышлары һәм казанышлары турында сөйләячәкләр. Игътибар үзәгендә үз тарихлары белән бүген дә күпләрне илһамландырган актрисалар, очучылар, режиссерлар, галимнәр һәм музыкантлар булачак.
Лекция геройлары арасында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Сара Шакулова, Сара Садыйкова, Мәгубә Сыртланова, Зөһрә Акчурина, Луиза Салиәскәрова, Кәшифә Тумашева һәм Фатыйха Аитова бар. Катнашучылар шулай ук Флера Сөләйманова, Вафирә Гыйззәтуллина һәм Гөлзада Сафиуллинаның иҗат юллары белән дә танышачак.
Чара 14:00 сәгатьтә Сибур павильонында башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Лекциядә катнашу өчен теркәлергә кирәк.