В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш «ТАССРның 100 еллыгы» метро станциясе төзелүе белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 2026 елның 27 мартыннан 2027 елның 3 февраленә кадәр юлның Юлиус Фучик урамында урнашкан 94 нче торак йорттан алып Чыңгыз Айтматов урамына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябык булачак.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан метрополитенында икенче линиянең беренче участогында төзелеш эшләре 46 процентка үтәлгән. Барлык станцияләрдә дә эшләр дәвам итә.
Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрым озынлыктагы беренче участок «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик урамында), «Академия» (Юлиус Фучик һәм Академик Завойский урамнары кисешкән урында), «Зилант» (Юлиус Фучик һәм Ломжа урамнары кисешкән урында), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы чатында) дип аталачак дүрт станциядән тора.