Казанда Достоевский урамындагы күперне капиталь ремонтлау төгәлләнде. Аның кысаларында юлүткәргечтә катлаулы эшләр башкарылды: яңа юл өслеге салынды, җәяүлеләр юллары төзетелде, киртәләр куелды. Хәзер яңартылган объект автомобиль транспортының да, җәяүлеләрнең дә имин һәм уңайлы хәрәкәтен тәэмин итәчәк.
Күперне ремонтлау барышында белгечләр 3 мең квадрат метрга якын яңа юл өслеге салганнар һәм 420 квадрат метр тротуарны ремонтлаганнар. Моннан тыш, юлүткәргечтә 222 м борт ташы алыштырылды, 100 м чамасы юл киртәсе һәм култыксалы киртәләр куелды. Эшчеләр шулай ук җөйләр ясадылар һәм объектка яңа билгеләр куйдылар.
Күпернең аскы катындагы эшләр ремонтның мөһим өлешенә әверелде – биредә плитәләрне яңарттылар, терәүләрне көчәйттеләр һәм сөзәклекләрне ныгыттылар. Шулай итеп, корылыш, Вахитов һәм Совет районнарын тоташтырып, ышанычлы хезмәт итүен дәвам итәчәк, дип билгеләделәр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.
Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарылды.