В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык эшләр Красная Позиция урамындагы торак кварталны төзекләндерү белән беррәттән башкарылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Казанның Совет районында Красная Позиция урамындагы торак кварталны комплекслы төзекләндерү дәвам итә. Быел күңел ачу зонасы барлыкка киләчәк, ул «Студенческий» скверын дәвам итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.
«Без барлык төзекләндерүгә һәрвакыт комплекслы әзерләнәбез: без ишегаллары белән генә чикләнмибез, ә янәшәдәге яшел зоналарны да колачлыйбыз, халык өчен уңайлы маршрутлар булдырабыз», – дип билгеләде докладчы.
«Заря» скверындагы яңартылган җәяүлеләр зонасын Казан халкы бүген үк бәяли ала – анда эшләр тәмамланган инде. Быел Красная Позиция урамындагы җәяүле мәйданчыкны төзекләндерү планлаштырыла, ул «Студенческий» скверының дәвамы булачак.
Докладчы хәбәр иткәнчә, барлык эшләр дә ял итү һәм йөрү өчен бердәм, аһәңле мохит булдыру өчен Красная Позиция урамындагы торак кварталны төзекләндерү белән беррәттән башкарылачак.