Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2025, 10:37

Дмитрий Хвостиков Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе итеп билгеләнде

Моңа кадәр ул Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең перспективалы проектлар һәм максатчан программалар бүлеге баш белгече вазифасын башкарган

Марат Мөгыйнов фотосы

Казан башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин бүген аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа рәисен тәкъдим итте. Дмитрий Хвостиков бүгеннән яңа вазифага керешәчәк, моңа кадәр ул Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең перспективалы проектлар һәм максатчан программалар бүлеге баш белгече вазифасын башкарган.

«Ул әлеге вазифа буенча игълан ителгән бәйгедә катнашучы 275 дәгъвачы арасыннан җитди сайлап алынган җитәкче. Гомумән, конкурс Казан командасының югары абруен күрсәтте», - дип билгеләп үтте Денис Калинкин. Башлык урынбасары командага кушылырга һәм илнең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Урал, Себер якларыннан Казанга күченергә әзер белгечләр барлыгын әйтеп үтте.

«Конкурс комиссиясе Казан егетен сайлады: Дмитрий объектив эшләнгән концепция әзерләгән, ул жюрига үзенең стратегик күзаллавын күрсәтте. Яшьләр юнәлеше – иң мөһимнәрдән санала, һәм без әлеге оешманы комитет командасы өчен дә, Казан яшьләре өчен дә лидер була алырлык лаеклы кандидат җитәкләвен теләр идек. Бәйге башка сәләтле яшьләрне дә күрергә ярдәм итте. Без аларның барысын да «дәфтәр»гә теркәп куйдык», - дип сүзен йомгаклады Денис Калинкин.

Исегезгә төшерәбез, комитет рәисе вазифасына конкурс финалы Казан Ратушасында узды. Финалга узган җиде катнашучы Казанның яшьләр сәясәтен үстерү буенча үз проектларын тәкъдим итте: аларның берсе – Мәскәүдән, икенчесе – Санкт-Петербургтан, калган биш кандидат Казаннан иде. Аларны эксперт жюри бәяләде, комиссияне Казан мэры Илсур Метшин җитәкләде.

Белешмә

Хвостиков Дмитрий Игоревич 2002 елның 22 сентябрендә Ставрополь шәһәрендә туа. 2024 елда юриспруденция юнәлеше буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.

2023 елның сентябреннән 2024 елның июленә кадәр – Казанның Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең административ материалларны карауның аерым тәртибе эшен оештыру бүлеге юрисконсульты.

2024 елның июлендә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең массакүләм-мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча 1 категорияле белгече булып эшли.

2024 елның июленнән 2025 елның 23 ноябренә кадәр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең перспективалы проектлар һәм максатчан программалар бүлеге баш белгече вазифасын башкара.

2025 елның 24 ноябреннән – Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.11.2025
Видеорепортаж
24.11.2025 13:18
Дмитрий Хвостиков Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе итеп билгеләнде
Барлык яңалыклар