Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2025, 17:27

Казан мөселман яшьләре иң көчле спортчыларны билгеләде

15-18 ноябрьдә Казан шәһәрендә XII мөселман яшьләре Спартакиадасы үтте

Казанда XII мөселман яшьләре Спартакиадасы тәмамланды. Ул мәчетләрнең һәм ислам уку йортларының 14 командасы спортчыларын берләштерде.

18 яшьтән 30 яшькә кадәр яшьләр дүрт спорт төрендә көч сынаштылар: мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика ярышлары. Барлык катнашучылар да спорт осталыгын гына түгел, кардәшлек һәм үзара хөрмәт кыйммәтләренә тугрылыкны да күрсәттеләр.

Быелгы Спартакиаданың үзенчәлеге - дини оешма вәкилләре арасында теннис турнирын программага кертү, бу чараның спорт форматын киңәйтте һәм өстәмә катнашучыларны җәлеп итте.

Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча мактау пьедесталы түбәндәгечә билгеләнде:

1 урынны «Дин Ислам» мәчете командасы яулады, 2 урынны – «Мәрҗани» мәчете, 3 урынны – Әхмәдһади Максуди исемендәге Мәгърифәт үзәге.

Җиңүчеләр һәм призерлар Казан шәһәре Физик культура һәм спорт комитетыннан кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән һәм «НИЯТ-НАМЕРЕНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан акчалата бүләкләнде. Өстәвенә, җиңүче командаларга Татарстан Республикасы Мөселманнарының диния нәзарәте «Хәләл» стандарты комитетыннан татлы бүләкләр тапшырылды.

Спартакиада 2024-2030 елларга каралган гражданнар килешүен ныгыту буенча шәһәр программасының мөһим өлеше булып тора. Ярышларны оештыруны Физик культура һәм спорт комитеты һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге тәэмин итте.

Барлык яңалыклар