Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2026, 09:01

И.Метшин: «Әлеге изге көн рухи чистарыну һәм пакълану вакыты, исламның югары кыйммәтләренә тугрылык һәм якыннарыңа ярдәм итү билгесе»

Казан мэры шәһәр халкын изге Рамазан ае тәмамлануы белән котлады

Казан шәһәре KZN.RU фотосы

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләрне изге Рамазан ае тәмамлануы белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар!

Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм!

Әлеге изге көн рухи чистарыну һәм пакълану вакыты, исламның югары кыйммәтләренә тугрылык һәм якыннарыңа ярдәм итү билгесе.

Ураза бәйрәме дин тотучыларны берләштерә һәм 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип танылган Казан халкы тарафыннан чын күңелдән хөрмәт ителә. Әлеге казаныш өчен шәһәр сезнең һәрберегезгә – җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуга, динара һәм милләтара татулыкны саклауга, үсеп килүче яшь буынны лаеклы тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүче барлык мөселман өммәтенә бурычлы.

Уртак йортыбызда хөкем сөргән, үзара ихтирам һәм ышаныч, шәфкатьлелек һәм тирә-юньдәгеләргә карата битараф булмау гадәтләрен ныгытырга ярдәм иткән игелекле һәм ихлас гамәлләр өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим! Ураза бәйрәме иманыгызны ныгытсын, гаиләләрегезгә шатлык китерсен, кылган барлык изге догаларыгызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Ураза гаете мөбарәк булсын!», - диелә котлауда.

Барлык яңалыклар