В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 22 меңгә якын шәхси йорт хуҗалыгында яшәүчеләр аналог телевидениесен карый, аны сүндерүгә бер атнадан азрак вакыт калып бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь, Ксения Швецова). Татарстанда 22 меңгә якын шәхси йорт хуҗалыгында яшәүчеләр аналог телевидениесен карый, аны сүндерүгә бер атнадан азрак вакыт калып бара. Республика «цифр»га күчүне 14-нче октябрьдә төгәлли – бу вакытка кадәр барлык татарстанлыларга телевизорның цифрлы сигнал кабул итә аламы һәм кирәк булганда махсус приставкалар сатып аламы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк, дип сөйләде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәнең цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Татарстан телевидениене цифрлаштыруның дүртенче, соңгы этабына керә, аны 14-нче октябрьдә тәмамлау планлаштырыла. Бу көнне телетапшырулар аналог режимында тулысынча туктатылачак - гадәти программалар урынына тамашачылар цифрлы тапшыруларга күчү турындагы игъланны күрәчәк. «Күп кенә гражданнар: без 14-нче октябрьне көтәбез, аннары берәр нәрсә эшләрбез, диләр. Аларны кисәтәсе килә: соңгы көнне көтәргә, ажиотаж булдырырга кирәкми, – диде Айрат Хәйруллин. – Әгәр дә кем дә булса нәрсә эшләргә кирәклеген аңламый икән, без 8- 800-222-87-16 телефоны буенча төбәк контакт-үзәгенә шалтыратырга һәм белгечләргә сораулар бирергә киңәш итәбез. Кирәк булса, безнең махсус ярдәмчеләребез теләсә кайсы гражданга җиһазлар сайлап алуда һәм көйләүдә бушлай ярдәм итә ала. Моның өчен без квалификацияле волонтерлар штаблары булдырдык».
«Цифр»га күчкәч, татарстанлылар 20 федераль телеканалны югары сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге алачак. 2012 елдан соң чыгарылган телевизорлар «цифр»ны кабул итәләр. Ә телевизорлары 2012 елда һәм элегрәк чыгарылган шәһәрлеләр әлегә аналог телевидениесен карый – аларда канал логотибы янында «А» хәрефе тора. Бу очракта йә заманча телевизор сатып алырга, йә цифрлы приставка сатып алырга кирәк.
Шәһәр халкы цифрлы тапшыруларга күчәргә әзер булса да, бистәләрдә вәзгыять катлаулырак – А.Хәйруллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә 22 меңгә якын йорт хуҗалыгы исәпләнә, алар әлегә кадәр телевизорларны аналог форматында карый. Аларның төп өлеше Казанда, Яр Чаллыда һәм Әлмәттә урнашкан. «Безнең бурыч – барча халыкка ла эшләргә кирәклек турында хәбәр итү һәм республикада яшәүче һәр кешегә «цифрга» күчәргә булышу», – дип билгеләп үтте спикер. - Һәр муниципалитетта зур эш башкарылды, ветераннар, пенсионерларның өйләренә барып ярдәм иттек».
Соңгы вакытта Татарстанда 12 меңгә якын телевизор һәм 456 мең приставка сатылган, Казанда 22 мең санлы приставка сатылган. Халыкның социаль якланмаган категорияләренә цифрлы приставкалар һәм антенналар сатып алуга компенсация бирелә, дип ассызыклады А.Хәйруллин.
Татарстанда 157 торак пункт бар, аларда цифрлы эфир тапшырулар юк, яки сигналны канәгатьләндерерлек булмаган сыйфатта эшли, бу исә җирлек рельефының үзенчәлекләренә бәйле. «Бу халыкның телевизион сигналны тоту – спутник тәлинкәсен алу өчен бердәнбер мөмкинлеге булуын аңлата. Әлеге тәлинкәне сатып алу һәм монтажлауга дәүләт тә 7300 сум күләмендә субсидия бирергә әзер», – диде А.Хәйруллин. Әгәр аларның җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан бер ярымнан артмаса, әлеге 157 пунктның берсендә теркәлгән татарстанлылар компенсацияне ала алачак, дип өстәде ул.
Моннан тыш, спутник телевидениесе түләүле булганга күрә, әлеге торак пунктларда яшәүчеләр өчен махсус тариф планы кабул ителгән, ул 20 федераль каналны түләүсез трансляцияләүне күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, телевизор цифрлы сигнал кабул итәме-юкмы икәнлекне смотретьцифру.рф сайтында тикшерергә мөмкин. Шунда ук кирәкле җиһазларны сату нокталары булган интерактив карта да урнаштырылган.