В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тапшырулар берничә сәгатькә генә сүндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 29-нчы сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казанда цифрлы телерадиотапшырулар программаларын сүндерү планлаштырыла.
Бу Троицкий ур., 29 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасының Радиотелевизион тапшыргыч үзәге» Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы объектында ремонт-профилактик эшләр башкару белән бәйле.
Шул ук вакытта аналог һәм цифрлы тапшырулар программаларын трансляцияләү Можайский урамы, 6 адресы буенча урнашкан радиотелевизион үзәктә сакланачак, дип хәбәр итә РТРС дирекциясе.