В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – көзге уңыш ярминкәсе, кыр кухнясы, төрле мастер-класслар
Иртәгә, 13 сентябрь көнне Константиновка һәм Самосырово бистәсендә яшәүчеләр өчен «Вертелевка бәйрәме» оештырыла. Чарада Татарстан Республикасының халык артистлары катнаша. Төрле бүләкләр оту мөмкинлеге булган бәйгеләр, мастер-класслар, көзге уңыш ярминкәсе оештырыла. Бәйрәмгә килүчеләр шулай ук хәрби юнәлешләр белән танышып, кыр кухнясында пешкән тәмле ботка белән сыйланачак.
Торак комплексларда яшәүчеләрне һәм теләге булган һәр кешене Озерная урамы, 60 адресы буенча урнашкан футбол кырында узачак бәйрәмдә көтәләр. Күңел ачу чарасы бушлай оештырыла. Бәйрәмнең тантаналы өлеше сәгать 13:00 дә башлана, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.