В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу алдагы ел белән чагыштырганда 730,5 мең кубометрга күбрәк
Денис Гордийко фотосы
Казан башлыгы Илсур Метшин төбәк операторының тырышлыгын югары бәяләде. «Без «ПЖКХ» идарәче компаниясе» тырышлыкларын күрәбез һәм югары бәялибез, шулай ук җитәкчесе Евгений Чекашов үз командасы белән шәһәрдә чиста булсын өчен зур эш башкара. Инфраструктураны үстерү буенча әлеге тырышлыкны дәвам итү сорала: махсус техника паркы һәм контейнерлар яңартыла», - дип ассызыклады мэр.
2025 елда чүпләрне чыгару буенча көндәлек биремнәрне үтәү дәрәҗәсе рекордлы 98-99% ка җиткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 5% ка артык.
«Узган ел чыгарылган чүп бөтен Вахитов районын ярты метр катлам белән каплар иде дип образлы әйткән идек. Быел ул Мәскәү районын да күмәргә җитәр иде», - дип күрсәтмә чагыштыруны китерде Евгений Чекашов.
11 меңнән артык шәһәр мәйданчыгыннан зур күләмдә чүп җыелган, аларда 34,5 меңнән артык сыешлык урнаштырылган, шул исәптән чүпләрне аерым җыю өчен – 2,7 мең челтәр. Бер ел эчендә төбәк операторы 1 816 контейнер урнаштырган һәм алмаштырган, шуларның 924 е икенчел чимал өчен билгеләнгән.
Көн саен линиягә ике сменада 120 берәмлектән артык чүп ташу техникасы чыга, аларга 120 машина йөртүче һәм 170 йөк ташучы хезмәт күрсәтә. Төбәк операторы автопаркны һәм махсус киемнәрне яңартуны дәвам итә. Якындагы елга тагын 11 чүп ташу машинасы һәм өч берәмлек өстәмә махсус техника сатып алу планлаштырыла.
Яңа чүп ташучы машиналарга шәһәр халкының игътибарын икенчел чималны аерым җыюга җәлеп итү өчен ачык инфографика төшерелгән. Техниканың тышкы ягын һәм махсус киемнәрне унификацияләү буенча эш дәвам итәчәк.
Бәйрәм көннәрендә һәм зур чаралар вакытында «ПЖКХ» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эше гадәттәгечә көчәя бара. Евгений Чекашов компаниянең аномаль кар явуларны ничек җиңүләре турында сөйләде:
«Без җитди кыенлыклар белән очраштык: контейнер мәйданчыклары һәм аларга керү юллары кар белән капланган иде. Техника һәм кешеләр хәлдән килгәнчә эшләделәр. Экипажлар читтән ярдәм көтмәде – контейнерлардагы карны һәм бозны мөстәкыйль рәвештә чистарттылар».
Сервис хезмәте тәүлек буе эшләде, графикларга оператив төзәтмәләр кертте. Команданың бердәмлеге нәтиҗәсендә өзеклекләр киметелде: көндәлек биремнәрне үтәүнең кимүе нибары 4% тәшкил итте.
«Бу безнең системаның ышанычлы эшләвен һәм хезмәткәрләрнең югары җаваплылыгын раслый», - дип сүзен йомгаклады Евгений Чекашов.