Шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында 13 меңнән артыграк вакансия исәпләнә
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,21% ны тәшкил иткән. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнарның саны 2156 дан 1378 гә кадәр кимегән. Бу турыда KZN.RU порталына шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин хәбәр итте.
Агымдагы елның гыйнварыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре 1400 казанлыны эшкә урнаштырырга ярдәм иткән. Эш бирүчене сайлаганда, эш эзләүчеләр эш графигының сыгылмалы булуына һәм һөнәри белем алу, квалификацияне күтәрү һәм дистанцион (ерактан) эшләү мөмкинлегенә игътибар итә.
Хәзер шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында 13 меңнән артыграк вакансия исәпләнә. ТР башкаласы халкы арасында иң кирәклеләре дип администратор, персонал буенча менеджер, сату буенча менеджер, хисапчы, йөртүче, диспетчер, инженер, икътисадчы, юрист белгечлекләре, һәм шулай ук эш тәҗрибәсе кирәк булмаган һәм студентларга туры килердәй эш урыннары санала.
Моңа кадәр Казанның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үткәргән сәясәтнең эшсезлекне 0,35% дәрәҗәсендә урта сроклы перспективада тотарга мөмкинлек бирүе турында хәбәр иткән иде.
Исегезгә төшерәбез, июнь ахырында Казан «Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты» эшкә урнашу Бөтенрәсәй ярминкәсен кабул итте. Анда 4300 дән артыграк кеше килгән иде. 290 эш эзләүче эш бирүчеләргә юллама алды. Ярминкәгә килүчеләргә эш хакы 19 мең сумнан 150 мең сумга кадәр булган 13 мең вакансия тәкъдим ителде. Ярминкәдә «Завод Элекон» АҖ, «Промтех-Казань» АҖ, «Кварт» АҖ, «Метроэлектротранс» МУО, «Водоканал» МУО, Казан дары заводы, Казан төгәл машиналар төзү заводын да кертеп, 55 оешма вакансияләр тәкъдим итте. Эшкә урнашу темасына консультация алу буенча барлыгы 3 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итте.