Казанлылар үз шәһәрләрен онлайн-тавыш бирү сайтында яклый ала.
(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Шәһәр инновацияләре өчен Гуанчжоу халыкара премиясен алу бәйгесендә Казан шәһәре өчен 20 меңнән артык кеше тавыш биргән. Онлайн-тавыш бирү дәвам итә, һәркем Татарстан башкаласына дәрәҗәле премияне алырга ярдәм итә ала, тавыш бирү бәйге сайтында урнаштырылган.
Казан дүртенче урында - Татарстан башкаласын Кытай шәһәрләре Иу һәм Ухань (45961 тавыш), шулай ук төрек шәһәре Мезитли (24207 тавыш) узып киткән. Бишенче урында 19712 тавыш җыйган Сидней, алтынчы урында – Сальвадор, аның өчен 19601 кеше тавыш биргән. 17727 тавыш белән Нидерланд шәһәре Утрехт җиденче урынга чыккан, сигезенче урынга – Көньяк Африка шәһәре Дурбан чыккан, ул 17680 тавыш җыйган, тугызынчы урынга Аргентинаның Санта-Фе шәһәре чыккан, аның өчен 17524 кеше тавыш биргән. Унлыкны 17513 тавыш җыйган Нью-Йорк йомгаклый.
Казан өчен тавыш бирү өчен сайтта тагын 2 шәһәрне сайларга кирәк. Онлайн тавыш бирүдә җиңүче шәһәр билгеле булачак һәм 7 декабрьдә Гуанчжоу шәһәр инновацияләре Халыкара конференциясендә бүләкләнәчәк. Премия финалистларын тәкъдир итү Гуанчжоу шәһәр инновацияләре халыкара конференциясендә 5-9 декабрьдә узачак. Презентация нәтиҗәләре буенча 15 шәһәрдән 5 җиңүче-шәһәр сайлап алыначак, алар акчалата бүләк, истәлекле бүләк һәм сертификат алачак.
Премия 2012 елдан бирелә. 2016 елгы финалистлар арасына Бостон (АКШ) һәм Копенгаген (Дания) керде. 2018 елга кадәр Россия шәһәре премия финалына бары тик бер тапкыр гына эләкте (Пермь, 2012 ел).