Сәүдә өлкәсенә кече һәм урта эшмәкәрлекнең 38% ы туры килә
Фото: Денис Гордийко
Республикада үзмәшгульләр саны 306 мең кешегә җиткән, бер ел эчендә бу күрсәткеч 30,7% ка арткан. Кече һәм урта бизнесның тулаем төбәк продуктына керткән өлеше 25% ны тәшкил итә.
Предприятиеләрнең 38% ы – сәүдә тармагына, 10% ы – төзелешкә, тагын 10% ы логистикага туры килә. 7% тан артыгын эшкәртү производствосы, фәнни һәм техник эшчәнлек алып тора. Соңгы сегмент, узган ел белән чагыштырганда, – 5% ка, ә эшкәртү производствосы 4% ка арткан. Кунакханә бизнесы (+11%) һәм IT-сфера (+6,4%) шулай ук югары үсеш темплары күрсәткән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кече һәм урта бизнес предприятиеләре дәүләт ярдәменә өмет итә ала, илдә финанс һәм финанс булмаган чараларның киң җыелмасы гамәлдә, алар шул исәптән «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.