Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2024, 10:51

Татарстан башкаласында өч көнлек үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узачак

Аларга сәүдә үзәгендә бушлай сату урыннары тәкъдим ителәчәк

22-24 ноябрьдә Казанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узачак. Бушлай сәүдә урыннары шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә оештырыла.

Мәйданчыкларда татарстанлылар агач һәм күн әйберләр, фарфор савыт-саба, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер продукциясе, уенчыклар, өй декоры әйберләре һәм башка товарлар куя алачак.

Быел республикада барлыгы 13 ярминкә уздырылды, анда 486 үзмәшгуль кеше катнашты, дип хәбәр иттеләр Татарстан республикасы Икътисад министрлыгында.

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә кирәк. Консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча алырга мөмкин: +7(843)524-90-90.

Шулай ук һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республика эшкуарлыкны үстерү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары (микрозаймнар, поручительлекләр) һәм маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә продукцияне алга җибәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча өйрәтү программалары һәм башкалар.

Ярминкәләр «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында ТР Икътисад минристрлыгы ярдәме белән уза. Исегезгә төшерәбез, Казанда 124,7 мең үзмәшгуль теркәлгән. Быел алардан 18 меңнән артык кеше салым статусы рәсмиләштергән.

Барлык яңалыклар