Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны уздыру чорында җәмәгать транспорты хәрәкәте схемалары вакытлыча үзгәрәчәк.
3 майда 19:00 дан 22:00 гә кадәр, 7 майда 15:30 дан 22:00 гә кадәр, 8 майда 18:00 дән 22:00 гә кадәр Меңьеллык мәйданы буенча транспорт хәрәкәте өчен ябылу сәбәпле, Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Кремль яр буе урамы, Декабристлар урамы (Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр), Сул Болак урамы Уң Болак урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр), Мәскәү һәм Сәетгалиев урамнары арасындагы юлларда 6, 15, 29, 75 номерлы автобус маршрутлары үзгәртелде.
Шәһәр үзәгеннән «Энергетика университеты» тукталышына кадәр:
6 нчы номерлы автобус Мәскәү урамы – Чернышевский урамы – Сәетгалиев урамы — Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Ленская урамы – Декабристлар урамы буйлап барачак.
15 һәм 75 нче автобуслар Уң Болак урамы — Чернышевский урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы — Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы буйлап барачак. 15 нче номерлы Автобус Ленская – Х.Ямашев урамыннан һәм алга таба маршрут буенча, ә 75 нче номерлы автобус Вахитов – Чистай урамыннан һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк.
29 нчы номерлы автобус Уң Болак урамы — Чернышевский урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы — Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Ленская урамы – Декабристлар урамы буйлап китәчәк.
«Яшьләр үзәге» тукталышыннан шәһәр үзәгенә:
6 нчы номерлы автобус Декабристлар урамыннан Вахитов урамына борылып Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы – Сул Болак урамы буйлап барачак.
15 һәм 75 нче автобуслар Декабристлар урамыннан (Чистай урамы) Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы – Сул Болак урамы буйлап, аннан соң үз маршруты буенча барачак.
29 нчы номерлы автобус Ибраһимов урамыннан Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы – Сул Болак урамы буйлап, аннары маршруты буенча китәчәк.
9 майның 00:00 дән 10 майның 00:00 гә кадәр Меңьеллык мәйданы, Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Кремль яр буе урамы, Декабристлар урамы (Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр), Сул Болак һәм Уң Болак урамнары (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр) буенча транспорт хәрәкәте өчен юллар ябылу сәбәпле Мәскәү һәм Сәетгалиев урамнары арасындагы юлларда 2, 5, 23, 35, 35а, 47, 56, 74, 91 нче автобусларның һәм 2 нче һәм 7 нче троллейбусның маршрутлары үзгәртеләчәк.
Шәһәр үзәгеннән «Энергетика университеты» тукталышына кадәр:
35,47 номерлы автобуслар Мәскәү урамы – Чернышевский урамы – Сәетгалиев урамы — Киров дамбасы – Зур Крыловка урамы – Ленская урамы – Декабристлар урамы буенча, аннан үз маршрутлары буенча барачак.
74 нче номерлы автобус Киров дамбасы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Чистай урамы, аннары маршруты буенча йөриячәк.
«Яшьләр үзәге» тукталышыннан шәһәр үзәгенә:
35а, 47 нче номерлы автобуслар Ибраһимов урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы — Чернышевский урамы – Мәскәү урамы буйлап, аннары маршрутлары буенча дәвам итәчәк.
74 нче номерлы автобус Чистай урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы буйлап, аннары маршрутын дәвам итәчәк.
Шул ук чорда ЦУМ һәм Спорт сарае арасындагы җирле юлны ябу вакытында 2, 5, 23, 56, 91 номерлы автобуслар тимер юл вокзалында борылачак.
2 нче номерлы троллейбус 5 майдан 7 майга кадәр 16:00 сәгатьтән соң хәрәкәтен туктатачак, 8 майда 15:00 сәгатьтән хәрәкәт булмаячак, 9 майда тулысынча хәрәкәтен туктатачак, 10 майда маршрут 8:00 сәгатьтән эшли башлаячак.
7 нче троллейбус Халитов урамы – Елга порты маршруты буенча барачак.
9 майда 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр К.Маркс урамында (Варварин чиркәвеннән Лобачевский урамына кадәр) транспорт хәрәкәте 10а, 28, 30, 35, 54, 91 номерлы автобус маршрутлары өчен үзгәртеләчәк.
3, 5, 7 нче троллейбуслар «Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркы» янында борылачак. Шул ук вакытта 8 нче номерлы троллейбус «Универсиада авылы» тукталышыннан «Г.Тукай исемендәге сквер»га кадәр йөриячәк.
10а, 28, 30, 35, 54, 91 номерлы автобуслар Ирек мәйданына таба Н.Ершов урамы – Вишневский урамы – Шмидт урамы – Чехов урамы – Груздев урамы – Бутлеров урамы – Пушкин урамы буенча барачаклар, аннары үз маршрутларын дәвам итәчәкләр.
Шәһәр үзәгеннән «Энергетика университеты» тукталышына кадәр:
22 һәм 89 нчы номерлы автобуслар Вишневский урамы – Миллениум күпере – Чистай урамы буенча барачак. 29 нчы номерлы автобус Ибраһимов проспекты буенча һәм алга таба маршрут буенча, ә 89 нчы номерлы автобус Декабристлар урамы буенча һәм алга таба маршруты буенча барачак.
«Яшьләр үзәге» тукталышыннан шәһәр үзәгенә:
22 һәм 89 нчы номерлы автобуслар Декабристлар урамы – Ямашев проспекты – Әмирхан урамы – Миллениум күпере – Вишневский урамы – Шмидт урамы – Чехов урамы буйлап, аннары маршрутларын дәвам итәчәк.
Элегрәк
хәбәр ителгәнчә, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк.