В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә троллейбусларны һәм трамвайларны 30 кече тарту станциясе энергия белән тәэмин итә
Денис Гордийко фотосы
Соңгы ике атна эчендә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре шәһәрнең төрле районнарында җир өсте электр транспортының электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итүче электр җайланмасын төзекләндерү һәм челтәрләрне яңарту эшләрен башкарган.
Җир өсте электр транспортының энергия хуҗалыгы хезмәте Ямашев проспектында, Әмирхан, Чистай урамнарында һәм Ленин дамбасында челтәрне изоляцияләнгән секцияләргә бүлү өчен билгеләнгән 9 җайланманы алыштырган. «Танк» боҗрасында, Автовокзал һәм Елга порты районнарындагы күперләр астында һәм юл үткәргечләрдә эшчеләр өч күпер корылмасын алыштырган.
Шулай ук Ямашев, Ибраһимов, Чистай, Әмирхан, Декабристлар, Камалиев, Вахитов, Островский, Павлюхин, Сәлимҗанов, Танк, Зорге, Мәүлетов, Пушкин, Татарстан, Ваһапов, Бигичев һәм Глушко урамнарында троллейбусның электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итүче электр челтәрендә планлы-профилактик төзекләндерү эшләре башкарылган.
Моннан тыш, әлеге хезмәт эшчеләре Сходная урамында челтәрне изоляцияләнгән секцияләргә бүлү җайланмаларын, Ямашев проспектында автомат укларны, Декабристлар һәм Фучик урамнарында кәкрәйгән кронштейннарны алыштырган. Шулай ук «ТАССР ның 100 еллыгы» магистралендә өч кронштейнны беркеткәннәр, «Химия» элмәгенә яңа боҗралы трос куйганнар.
Җир өсте транспортының энергия хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре көн саен троллейбус һәм трамвайларның эшен тәэмин итә торган сафтан чыккан кабель линияләрен һәм электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итүче электр челтәрен торгыза.
Казанда барлык хәрәкәт итүче составны электр белән туендыручы 30 кече станция эшли. Хәзерге вакытта электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итүче 131 чакрым электр челтәре һәм 35 чакрым кабель линиясе капиталь төзекләндерүгә, 4 кече тарту станциясе модернизацияләүгә мохтаҗ, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казанның трамвай һәм троллейбусларында билетсыз йөрүче 14 пассажир ачыкланган. Аларга карата административ хокук бозу актлары төзелгән.