Казанда 2019 елның 6 ае эчендә 53,5 млн сумга ташламалы кредитлар бирелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль, Ксения Швецова). Агымдагы елның беренче яртысында Казанда ташламалы кредит бирү шәһәр программасы буенча 53,5 млн сумга кредит бирелгән. Бюджеттан 57 кече һәм урта бизнес субъекты субсидия алды, ә беренче яртыеллыкта субсидияләрнең гомуми суммасы 5,2 млн сум тәшкил итте. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр итте.
Кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирү программасы быел 1-нче марттан эшли башлады. Шәһәр бюджеты кредит ставкасы 20%-тан артмаган очракта ташламалы кредит буенча еллыкның 5%-ын компенсацияли.
Артур Вәлиәхмәтов искәрткәнчә, ташламалы кредит бирү муниципаль программасын гамәлгә ашыру өчен 12 банк аккредитация узган.
Бүгенге көнгә шәһәр программасы буенча 53,5 млн. сумга ташламалы кредитлар бирелгән, әмма ел ахырына бу сан тагын да күбрәк булыр дип планлаштырыла. «Хәзер җәй, кредитлау алай ук актив бармый. Әлегә бу узган ел белән чагыштырганда азрак. Әмма бүген үк Башкарма комитет ташламалы кредит алуга тагын 30 гариза хуплады, аларның бер өлеше буенча акча бирелде инде, - дип аңлатты А.Вәлиәхмәтов. - Ел ахырына бирелгән ташламалы кредитлар суммасы берничә тапкыр күбрәк булыр дип уйлыйбыз».
Исегезгә төшерәбез, ташламалы кредитлау эшмәкәрләргә ярдәм итү шәһәр программасының иң нәтиҗәле инструментларының берсе булды. 2007 елдан алып 2018 елга кадәр алардан Казанның 472 эшкуары файдалана алган, алар тулаем алганда 1,8 млрд сумлык кредит алган.
Муниципаль программа белән беррәттән, агымдагы елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында ташламалы кредит бирү программасын эшләтеп җибәрү дә зур ярдәм булды. Аның буенча эшмәкәрләр билгеләнгән ставка буенча вәкаләтле банкларда 10 елга кадәр 8,5%-тан артмаска мөмкин. «Банкларның әлеге программада катнашуы сайланган лимитларга карата катгый рәвештә бәйләүне күздә тота. Шуңа күрә илкүләм проект буенча кредит бирү банклар өчен өстенлекле юнәлеш булып тора», - дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов. Программага Россиянең 29 төбәгеннән 70 банк кергән.
«Мондый шартларда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү муниципаль программасына төзәтмәләр кертү зарурлыгы күренеп тора», - дип өстәде А.Вәлиәхмәтов һәм быел Казанда 5 елга кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча яңа программа эшләнүен искәртте.