В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобильчеләргә әйләнеп узу юлларын сайларга, шул исәптән Миль урамы аша йөрергә киңәш итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Казанда ремонт эшләре башкарылу сәбәпле Петр Витер урамы буенча хәрәкәт тулысынча ябык. Юл участогында Горбунов исемендәге Казан авиация заводының суүткәргеч челтәре шартлаганнан соң җимерелгән юл өлешен төзәтәләр.
Хәзерге вакытта урында Казан Башкарма комитеты, район хакимияте белгечләре юл хезмәтләре һәм якын-тирә предприятиеләр вәкилләре белән берлектә эшлиләр. Участок койма белән әйләндереп алынган. Автомобильчеләргә әйләнеп узу юлларын сайларга, шул исәптән Миль урамы аша йөрергә киңәш итәләр.
Эшләр тәмамлангач, юл сызыгы торгызылачак.