Кече елгалар янындагы территорияләрдә язгы ташуга каршы чаралар 84% ка башкарылган.
Фото: Денис Гордийко
Эшчеләргә кар суы юлындагы киртәләрне – калын ботакларны, чүп-чарны, ауган агачларны җыештырырга кирәк иде. «Барысын да билгеләнгән вакытка тәмамлау өчен иртә таңнан эшли башлыйбыз», - дип сөйләде подрядчы оешма хезмәткәрләренең берсе.
Бүгенге көндә Казанда кар катламының уртача биеклеге 67 см тәшкил итә. Туфрак 46 см тирәнлеккә туңган, ә елгаларда боз калынлыгы 7-23 см га кадәр җиткән. Белгечләр кар катламы акрынлап эрер, ә язгы ташу вакыты мартның өченче декадасына туры килер, дип өметләнә. «Вәзгыять тулысынча кече елгаларны ачу чорындагы температурага бәйле булачак. Хәзерге һава шартлары Казанның язгы ташуга каршы чараларында катнашкан барлык хезмәтләргә дә кар эрүгә тулысынча әзерләнергә мөмкинлек бирә», - дип сөйләде Фердинант Тимурханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Казанда кече елгалар янындагы территорияләрне чистарту эшләре 84% ка башкарылган. «Киләсе атна ахырына кадәр без барлык эшләрне дә тулысынча төгәлләргә планлаштырабыз», – дип өстәде Ф.Тимурханов.
Нокса янында кар тигез эресен өчен, әзерлек узган елда ук башланды – язгы ташуга каршы төрле чаралар үткәрелде. Әйтик, җәен Салмачы бистәсендә су үткәрү каналларының киңлеген арттырганнар, елга үзәненең кайбер участокларын турайтканнар һәм киңәйткәннәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район администрацияләре хезмәткәрләре Гражданнарны яклау идарәсе белән берлектә су басу урыннарына даими рәвештә мониторинг үткәрәләр. Әйтик, бу атнада Казанның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы белән бергә ташу вакытында куркыныч янаган Залесный һәм Идел буе урамнарында язгы ташуга каршы эшләрнең барышын шәхсән тикшерде. Шулай ук март башында Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров Первомайский поселогында су агып китә торган канауны киңәйтү буенча эшләрнең үтәлешен тикшерде.
Исегезгә төшерәбез, су басу зонасына Казанның 337 шәхси йорты эләгә. Билгеле булганча, дүшәмбе киңәшмәсендә ТР башкаласы җитәкчесе территорияләрне кардан чистарту эшләрен тизләтергә кушты. Казан Башкарма комитеты сайтында, «Гражданнарны яклау идарәсе» – «Ташу вакытында куркынычсызлык» өстәмә битендә, шәһәр территориясендә су басу участокларының картасын һәм язгы ташу чорында халык өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшләрне табарга була.