В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Предприятиене төзүнең беренче чиратын агымдагы елның июнендә эшләтеп җибәрәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
«Казанькомпрессормаш» предприятиесе базасында Татарстан башкаласында технологик насослар заводы төзеләчәк. Предприятиене төзүнең беренче чираты быел июнь аенда эшли башлаячак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.
Кертемнәр күләме 4 млрд сумга якын тәшкил итәчәк «нефть суырту» насосларының яңа заводы чит ил ширкәтләре белән бергә эшләүгә караганда яңа мөмкинлек булачак. Ул елына 300 гә кадәр насос системасы чыгара алачак.
Роман Фәтхетдинов сүзләренчә, заводны төзүнең беренче чираты быел июнь аенда эшли башлаячак. Бу 200 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.