Казанда ике айга Копылов урамы буенча транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Сәбәбе — җылылык үткәргечне ремонтлау.
30 апрельдән 30 июньгә кадәр хәрәкәт Копылов урамы белән Побежимов урамы киселешендә ябылачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.