Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2025, 13:16

Шәһәрдә машина хуҗаларына тиешсез урыннарда чүп-чар ташлаган өчен штраф сала башладылар

Тикшерүгә 30 эш килде

Казанда чүпне контейнерга ташламаган, ә янәшәдәге территориядә калдырган намуссыз гражданнарга штрафлар яза башладылар. Бозулар ясалма интеллект кулланып программа-аппарат комплексында теркәлә. Автомат система 2025 ел башыннан пилот режимында эшли.

Чүп савыты мәйданчыкларын чүпләү проблемасы бистәләрдә участокларны актив җыештыру башлангач аеруча көнүзәк була. Кайчак намуссыз гражданнар чүп савытларына барып җитми, чүп-чар тутырылган төргәкләрне мәйданчыкка ташлыйлар. Нәтиҗәдә территория чүп-чарга әйләнә, бу башка халыкка комачаулый һәм контейнерлар янына килә алмаган чүп ташучы машиналар өчен проблемалар тудыра.

Урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә хокук бозу теркәлә, аннары автомобильнең дәүләт номеры билгеләнә, һәм аның хуҗасына 2 мең сум күләмендә штраф языла.

Бүгенге көндә административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенә беренче 30 эш кергән, шуларның бишесе инде каралган. Машина хуҗаларына 10 мең сумлык штраф билгеләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Административ хокук бозулар турында ТР Кодексының 3.6 маддәсе буенча мондый очракларда гражданнар өчен 2 мең сум һәм юридик затлар өчен 200 мең сум күләмендә җаваплылык каралган. Шулай ук законнарда автомобильне алып китү һәм аны административ эш каралганчы махсус машина кую урынына китертү мөмкинлеге каралган. Мондый очраклар узган ел булды, дип ачыклык керттеләр идарәдә.

Исегезгә төшерәбез, ясалма интеллект 2024 елдан төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне күзәтергә ярдәм итә — шәһәрдә коелма һәм төзелеш материалларын япмасыз ташучы зур йөк машиналарын тәүлек буе тикшереп торалар.
Барлык яңалыклар