Түбән бәядән продукцияне республиканың 22 районы һәм 24 оешма тәкъдим итә
Иртәгә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Продукцияне республиканың 22 районы һәм агросәнәгать комплексының 24 оешмасы тәкъдим итә. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак.
Сәүдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда алып барылачак.
· Авиастөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
· Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Х.Ямашев проспекты., 71а
· Совет районы
Аграр ур., 2
Липатов ур., 7
· Киров районы
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
· Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
· Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в
Ю.Фучик ур., 64
Салават күпере торак районында ярминкәләр Осиново бистәсе, Садовая ур., 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында оештырыла.
Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә якшәмбе көннәрендә сәүдә итү булачак.
Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен даими тикшерәләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-27-72 (өст.84331) кайнар линия телефон номеры буенча белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, октябрьдә дүрт көн эш вакытында 170,1 млн сумлык продукция сатылды. Сатып алучылар ешрак яшелчә (221,8 тонна) һәм ит (61,8 тонна) сатып алганнар.
Көзгә барлыгы сигез ярминкә оештырылган, аларда гомуми суммасы 301 млн сумлык товар сатылган. Шәһәрлеләр 103,5 тонна ит һәм 390,6 тонна яшелчә сатып алганнар.