В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Реконструкциягә теләгән һәркем кушыла ала
Казанның Фукс бакчасында 100 елдан артык элек парк территориясендә булган тарихи чәй чатыры торгызылачак.
Чатырны торгызу проекты өстендә «Том Сойер фест — Казан» волонтерлык фестиваленең координаторлары һәм партнерлары командасы эшли. Проектлау белән Казанны үстерү институты архитекторлары Рүзил Фәрхуллин һәм Эльвира Әмирханова шөгыльләнгән. Алар үз эшләрендә XX гасыр башы оригиналь павильонының сакланып калган фотосурәтләренә таянганнар.
Аутентик декоратив элементларны торгызу белән реставратор Наил Вәлиев җитәкчелегендәге волонтерлар шөгыльләнәчәк. Тимерче Ренат Нуретдинов түбә һәм очын (шпиль) ясау өчен җаваплы.
Волонтерлар шулай ук агач конструкцияләрне эшкәртәчәк һәм чатырны буяп куячак. Реконструкциягә теләгән һәркем кушыла ала. Фестивальне оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, үз өлешеңне кертергә һәм волонтер булырга мөмкин. Барлык өстәмә мәгълүмат оешманың телеграм каналында.
Тарихи чатырны торгызуга әзерлек эшләре августта башланачак һәм Волков урамындагы «Том Сойер Фест – Казан» остаханәсендә узачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әле узган ел Фукс бакчасында глобаль реконструкция узды, һәм бакча шактый үзгәрде. Әмма финанслау чәй чатырын торгызуга җитмәгән. Казанның «Том Соейр Фест» координаторлары бу хакта белгәннәр һәм инициатива белән чыкканнар.
Фукс бакчасына XIX гасырда, 1896 елда нигез салынган, ә инде 1912 елда ул төзекләндерелгән. Парк территориясе зурайган, сөзәклекне ныгытканнар һәм шул агач павильонны төзегәннәр. Казанда мондый павильоннар күп төзелгән, аларны сәүдә күргәзмәләре һәм ял итү өчен кулланганнар.
Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест — Казан» фестиваль буларак Казанда 2016 елда оештырылды. Бу вакыт эчендә ул тарихи мохитне саклау буенча чын хәрәкәткә әверелде, активистлар 16 торак йортны, музей чатырын, Идел дебаркадерын яңарттылар, шулай ук «Казан тәрәзә йөзлекләре» скверын булдырдылар. Бу елның июнь һәм июль айларында хәрәкәт волонтерлары Адмиралтия бистәсендә Большая урамындагы 65 нче һәм Столяров урамындагы 37 нче йортларны яңарту белән шөгыльләнәчәк.