Казаннан сигез предприятие «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты чараларында катнашты һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча үз программаларын тормышка ашырды. Тагын биш оешма гамәлгә ашыру процессында. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Спикер аңлатканча, илкүләм проект эшмәкәрләргә түләүсез нигездә җитештерү процессын аннан мөмкин кадәр күбрәк югалтуларны булдырмыйча һәм эшләп чыгаруны арттырып төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Моның өчен Татарстан Республикасы Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары предприятиегә киләләр һәм аның хезмәткәрләреннән эшче төркем төзиләр, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның төп кагыйдәләрен өйрәтәләр.
«Алга таба бергәләп диагностика үткәрәләр, агымдагы тар урыннарны ачыклыйлар һәм яхшырту буенча чишелешләр кертәләр. Нәтиҗәдә предприятие процесс бару вакытын һәм төгәлләнмәгән җитештерүне кыскартуга ирешә, шуның белән уңай нәтиҗәләргә ия була», — дип сөйләде Илдар Шакиров.
Милли проектны гамәлгә ашыру чорында анда Казанның 67 предприятиесе катнашкан.
Үзмәшгульләр өчен «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру» төбәк проекты кысаларында консультация хезмәтләре күрсәтү каралган.
Моннан тыш, аларга ТР башкаласы мәйданчыкларында продукция сату өчен, түләүсез урыннар белән тәэмин итеп, муниципаль ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, үзмәшгульләр зур шәһәр чараларына — ярминкәләргә, Сабантуйларга, Шәһәр һәм ТР көненә — чакырыла.
«Бүгенге көндә Казанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 129 меңгә җитте. Исегезгә төшерәм, 2019 елда әлеге салым режимын гамәлгә кертү стартында барлыгы 17 мең 761 кеше теркәлгән иде», – дип билгеләде Илдар Шакиров.
Шулай ук Татарстан Республикасы бюджетыннан Казан федераль университетының мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе студентларын «Программалы инженерия» юнәлеше буенча укытуга грантлар бирү өчен 22 млн сум каралган. Программа «Цифрлы икътисад» милли проекты буенча «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Федераль һәм республика чаралары турында
сайтта белергә була, шулай ук предприятиеләргә һәм үзмәшгульләргә мәгълүмат белән таратулар җибәрелә.