В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына «Мин кызарам» мультфильмын күрсәтәчәкләр
Казанда «Елмай» балалар паркында 1 августта «Мин кызарам» мультфильмының ачык гаилә кинопоказы узачак.
Гаилә мультипликация фильмы сюжетында 13 яшьлек героиня Мэй Ли тарихы, барлык яшүсмерләр кебек үк, уңайсызлану белән очраша һәм аны җиңәргә өйрәнә. Мультфильм үзен эзләү, хис-кичерешләр һәм үз хисләрен кабул итүнең мөһимлеге турында сөйли, дип хәбәр итә оештыручылар.
Теләүчеләрнең барысын да августның беренче кичен «Елмай» паркы янында 18:00 дә уздырырга чакыралар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Елмай» балалар паркында 2 августта артист-клоунның тормышы турында «Н… тормышы» моноспектакль узачак. клоунада жанрындагы театраль тамашаны актер Руслан Риманас тәкъдим итәчәк.