Эшмәкәрләргә 2 млн сумга кадәр акчаны кире кайтарырга мөмкиннәр
Татарстан башкаласында икенчел чимал эшкәртү бизнесын оештыру өчен субсидияләр алуга гаризалар кабул итү башланды. Ярдәм чарасын кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының Бердәм реестрына кертелгән, шулай ук Казанда теркәлгән һәм эшләүче оешмаларга күрсәтәчәкләр.
Субсидияләр бүлеп бирү турындагы карарны шәһәр мэры Илсур Метшин эшмәкәрләр һәм экологик хәрәкәт вәкилләре белән очрашуда әйтте. Аның кушуы буенча ярдәм чараларының берсен икенчел чималны эшкәртү җайланмаларын сатып алу өчен күрсәтәчәкләр – муниципалитет сатып алынган товарлар суммасының яртысын (ләкин 2 млн сумнан да артыграк түгел) кире кайтарачак . Шулай ук эшмәкәрләр калдыклар җыю урыннарын төзүгә яки төзекләндерүгә киткән чыгымнарның 50% ын кире кайтара ала. Бер компаниягә 1 млн сумнан артык акча бүленмәячәк.
Оешма бер генә гариза бирә ала. Ярдәм чараларын алу өчен гариза тутырырга һәм документлар әзерләргә кирәк. Аларның исемлеге сылтама буенча бастырылган.
Гаризаларны икътисади үсеш комитеты хезмәткәрләре 29 ноябрьгә кадәр Кремль урамы, 3 нче йорт (544 каб.) адресы буенча кабул итә.
Субсидия бүлеп бирү турындагы карарны махсус төзелгән комиссия кабул итәчәк. Аның составында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Булат Алиев, ТКХ комитеты җитәкчесе Василий Лысачкин һәм башкалар.
Төгәл мәгълүматны +7(843)299-18-83, +7(843)299-17-22 телефоннары аша ачыкларга мөмкин.