Бушлай урыннарны «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча алырга мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында тапшырыла. Тулырак мәгълүматны +7(843)524-90-90 телефон номерына шалтыратып белергә була. Сәүдә 26-28 нче апрельдә Ибраһимов проспекты, 56 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Чараны «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында «Мой бизнес» үзәге оештыра.
Элегрәк республикада язгы ярминкәләр сериясе тәмамланды. Сәүдә үзәкләренең берсендә дүрт атна сату итү дәверендә бөтен Татарстаннан 64 үзмәшгуль 1 млн сумнан артык акча эшләгән.
Шулай ук үзмәшгульләр «КышДаКар-фест» кышкы фестивалендә Казанның ике мәйданчыгында – Бауман урамында һәм Киров бакчасында эшләде. Биредә алар сатып алучыларга фермерлык продуктлары, кул эшләнмәләре һәм бизәнү әйберләре тәкъдим итте. 11 көн эчендә фестивальгә 30 меңнән артык кеше килде.