Каенлыкта узачак бәйрәм мәйданчыгында алар өчен махсус зона әзерләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). Казанның үзмәшгульлек үзәкләре һәм эшкуарлары үз продукцияләрен быел 19 нчы июньдә узачак Сабантуйда тәкъдим итә алачак. Каенлыктагы бәйрәм мәйданчыгында алар өчен махсус зона әзерләнәчәк, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Сабантуйда катнашу өчен гаризалар Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә Ипподром урамы, 14 (42 нче кабинет) адресы буенча кабул ителә. Үзең белән паспорт һәм товарның өстәлгә тезеп куеп төшерелгән фотосурәтләрен алып килергә кирәк.
Үзмәшгульләр һәм эшкуарлар администрациягә эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр (төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр) мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 223-21-11, 2521 (өстәмә).