Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2022, 15:09

Рөстәм Миңнеханов: «Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү белән җитди шөгыльләнәләр»

Татарстан башкаласында эшмәкәрләргә узган ел гамәлдә булган ярдәм чаралары 2022 елга да озайтылды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль, Алинә Бережная). Казанда пандемия булуга карамастан, узган елда кече һәм урта предприятиеләр саны 3,8 меңнән артып киткән. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласы кече һәм урта эшмәкәрлеккә көчле ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. «Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү белән җитди шөгыльләнәләр. Әгәр Татарстанның тулай төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 35,5% тәшкил итсә, Казанда тулаем территориаль продуктта кече һәм урта бизнес өлеше 40% ка якын. Болар барысы да системалы эш турында сөйли. Һәм аны дәвам итәргә кирәк, шәһәрнең потенциалы зур», – дип билгеләде ТР Президенты.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен күп кенә чаралар зур ярдәм булды. Алар арасында Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга мораторийлар, парковкаларның ташламалы эш режимы, реклама конструкцияләрен урнаштырган өчен түләүләрне кичектереп тору, кафе һәм рестораннар янында җәйге верандаларны түләүсез урнаштыру мөмкинлеге, ташламалы кредит бирү программасы һәм «Аренда каникуллары» проекты бар. «Бу чаралар бизнесны җанландырырга ярдәм итте, шуңа күрә эшмәкәрләр үтенече буенча алар 2022 елга да озайтылды», – дип хәбәр итте Илсур Метшин.

2021 елда Татарстан башкаласында кече һәм урта предприятиеләр саны 3,8 меңгә артты. Үзмәшгульләр саны да яхшы якка үзгәрде: 32,6 меңнән 58 меңгә кадәр үсте.

Эшмәкәрләр интернет-мәйданчыклардан актив файдалана, маркетплейсларга чыга. Илсур Метшин сүзләренә караганда, республика буенча маркетплейсларның товар әйләнешенең 41% ы һәм маркетплейслар аша үз продукциясен сата торган барлык республика эшмәкәрләреннән 41,5% ы Казанга туры килә.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XII сессиясе, 21.02.2002
Видеорепортаж
21.02.2022 13:29
Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XII хисап сессиясендә 2021 ел буенча эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте
Барлык яңалыклар