Казанда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының X киңәйтелгән утырышы үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Эшкуарлык Советының X киңәйтелгән утырышы үтте. Очрашуда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, 250-гә якын эшкуар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов: “Безнең өчен һәр эшмәкәр мөһим”
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә сайланган эш форматы – әңгәмәнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Ул фикерләр белән алмашырга һәм бизнес-даирәне камилләштерергә ярдәм итә. “Совет 3 елда төрле мәсьәләләрне карады, эшкуарлык өлкәсендә төрле инициативаларга булышлык итте. Әлеге формат эшлекле мохитне үзгәртү өчен үзен уңайлы мәйданчык итеп күрсәтте. Без эшкурлар эшен көйләүче федераль һәм республика нормаларына үзгәрешләр кертү инциативаларын керттек. Кече һәм урта бизнеска финанс ягыннан булышлык итү ягына күп игътибар бирелә. Агымдагы елда әлеге максатларда бюджеттан 1 млрд сумнан артык бүлеп бирелде”, - диде республика башлыгы.
“Безнең өчен һәр эшмәкәр мөһим. Эшләргә, үзләрен күрсәтергә һәм уңышка ирешергә теләүчеләргә без һәрвакыт булышлык итәчәкбез. Моннан республикабызның уңышлы үсеше тора”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Банкларга кече һәм урта бизнес кызыклымы?
Фикер алышуда ТР Риелторлары гильдиясе президенты Андрей Савельев та катнашты. Ассоциация әгъзалары башка эшләр белән беррәттән кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә кредитлар алуда ярдәм күрсәтәләр. Ул “яшерен сатып алучы” (“тайный покупатель”) эксперименты турында сөйләде. Әлеге тәҗрибә банкларда 3 млн сумга кадәр кредит алырга теләгән кече бизнес белән кызыксыну булмауны ачыклаган. Бу мәсьәлә моңа кадәр Казан Мэры Илсур Метшин катнашында узган кече һәм урта бизнесны үстерү буенча координацион совет утырышында каралган иде.
Банклар вәкилләре кече һәм урта бизнесны финанслау мәсьәләсе актуаль булуны раслый. Утырышта үз фикерләрен федераль һәм республика банклары белдерә алды.
Фәрит Габделганиев: “Эшмәкәрләрнең хакимият органнарына ышанычлары булмау мәсьәләсе белән очраштык”
ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев эшмәкәрләрнең хакимият органнарына ышанычлары булмау мәсьәләсен билгеләп үтте. “Бизнеска булышлык итү мәсьәләсе бик актуаль. Ләкин без эшмәкәрләрнең хакимият органнарына ышанычлары булмау мәсьәләсе белән очраштык. Бигрәк тә кредит алу барышында. Мәсәлән, безнең министрлыкка алар документлар таләп итә торган фискаль органга караган кебек карый”, - диде министр. Шуңа күрә республика структурасы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен берничә корал булдырган: Эшмәкәрләр йорты һәм кредит бирү буенча бердәм үзәк.
Илсур Метшин: “Безгә бирелгән кредитлар санын контрольдә тотарга һәм моны таләп итәргә кирәк”
Советта шәһәрнең ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Казан Мэры Илсур Метшин программага үзгәрешләр кертү кирәклеген билгеләп үтте. “Программа 10 ел гамәлдә, берничә тапкыр үзгәрешләр кертелде, әмма соңгылары барлык банкирларга да кызыклы булыр, дип уйлыйм. Ә устав капиталында өлешебез булган урында, бирелгән кредитларны контрольдә тотарга һәм моны катгый таләп итәргә кирәк”, - диде ТР башкаласы Мэры.
ТР Президенты: “Рискларның бер өлешен дәүләт үз өстенә алырга тиеш”
“Кредитлар бирү системасын гадиләштерергә, аны үтә күренмәле итәргә кирәк һәм, әлбәттә, рискларның бер өлешен дәүләт үз өстенә алырга тиеш. Безгә эшмәкәрлек өчен мөмкинлекләр булдырырга кирәк: индустриаль парклар, бизнес-инкубаторлар һ.б. Шул ук вакытта эшмәкәр үзе мөрәҗәгать иткән затларның җаваплылыгын аңларга тиеш. Эшне дәвам итәчәкбез. Хакимият кызыксыну күрсәтсә, бюрократия кимиячәк”, - дип тәмамлады ТР Президенты.
Белешмә
ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык Советы 2005 елда төзелә. Ул эшмәкәрләрнең хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүе өчен мәйданчык булып тора. Совет эшенең максаты – эшмәкәрлек өлкәсен үстерү һәм Татарстанның эшлекле даирәсен яхшырту. Эшкуарлык Советы проект-ориентирлашкан модель буенча эшли. Анда даими әгъзалык юк, эшкә теләсә кайсы эшмәкәр кушыла ала. Совет кысаларында эшмәкәрләрнең һәм бизнес өлкәсенең актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен проект төркемнәре оештырыла.