Язгы чакырылыш кампаниясе белән Казаннан 700 гә якын егет хәрби хезмәткә китәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Киров һәм Мәскәү районнарыннан 140 кеше хезмәт итәчәк
Хәрби комиссиягә 30 дан артык кеше чакырыла, бүген аңа 14 яшь егет чакырылды. Киров һәм Мәскәү районнарыннан әлеге хәрби хезмәткә 140 кеше җибәреләчәк. Инде 1 нче апрельдән комиссия нәтиҗәләре буенча 39 егет сайлап алынды. «Планны үтибез, егетләр яхшы кәеф белән килә, мотивация белән киләләр, кыенлыклардан курыкмыйлар һәм армиядә хезмәт итәргә әзерләр», – дип белдерде Рөстәм Гафаровка Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссары Алексей Капотов.
Казанлылар илнең бөтен территориясендә – Калининградтан алып Владивостокка кадәр хезмәт итә. Әлеге чакырылыш нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткә алынучыларның 36% ы – коры җир гаскәрләренә, 14% ы – Хәрби-Диңгез Флотына һәм РФ Милли гвардиясенә, 13% ы – РФ Оборона министрлыгының Үзәк буйсынуындагы частька, 10% ы – стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, 9% ы – Һава-космик көчләргә, 3% ы – Федераль хезмәт сагының Президент полкына, 1% ы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җибәреләчәк.
«Яшь егетләрнең әти-әниләре, шулай ук балалар үзләре дә борчылмый: армиягә чакырылучылар кайнар нокталарга бармаячак, алар бары тик үз хәрби частьләре урнашкан урыннарда гына хезмәт итәчәк», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.
Комиссияне егетләр берәмләп үтә. Утырыш медицина хезмәткәрләре, район эчке эшләр идарәсе, мәгариф бүлеге, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашында уза. Теге яки бу хәрби частькә һәм гаскәрләргә бүлгәндә, солдатның сәламәтлеге, аның белеме, гаилә составы, хәрби-учет белгечлеге исәпкә алына. Югары белемле һәм «мәгълүмати куркынычсызлык», «ВМК», «гамәли математика» белгечлекләренә ия булган яшьләр фәнни роталарга тәкъдим ителә. Машина йөртү таныклыгы булган егетләр, кагыйдә буларак, машина йөртүчеләр кирәк булган хәрби частьләргә җибәрелә.
Мәсәлән, комиссия карары буенча 18 яшьлек Айнур Насыйбуллин һава-десант гаскәрләренә хезмәт итәчәк. Егетнең «С» категорияле правасы бар. «Минем әти һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, шуңа күрә мин дә нәкъ менә шушы гаскәрләргә эләгәсем килә. Хезмәт итәргә телим, гаилә мине хуплый. Бер ел күп түгел, ул тиз узар дип өметләнәм», – диде ул.
Вахитов һәм Идел буе районнарыннан армиягә 200 дән артык егет китәчәк
Шулай ук чакырылыш комиссиясе утырышы бүген Вахитов һәм Идел буе районнары хәрби комиссариатында узды. Әлеге ике районнан 200 дән артык кеше армиягә, шул исәптән Президент полкына китәчәк. Татарстаннан полкка барлыгы 10 казанлы җибәрелә, шуларның 6 сы – Вахитов һәм Идел буе районнарыннан. Алар арасында 19 яшьлек Даниил Петров та бар. Яшь егет көрәш белән шөгыльләнә һәм армиядә хезмәт иткәннән соң хәрби карьерасын дәвам итәргә тели. «Армиягә китәргә теләгән идем, минемчә, бу – һәр ир-атның бурычы. Авырлыклардан курыкмыйм, мораль яктан әзер, моннан тыш, хәрби тематика миңа ошый, шуңа күрә мин хәрби хезмәтемне дәвам итәрмен һәм хәрби булырмын дип уйлыйм», – дип сөйләде ул.
21 яшьлек Артем Спиридонов та комиссиягә күтәренке кәеф белән килгән, аңа коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәргә тәкъдим ителгән. «Мин кадет мәктәбен тәмамладым, шуңа күрә хәрби әзерлек уздым, кыр җыеннарының, хәрби өйрәнүләрнең нәрсә икәнен беләм. Армиядән соң контракт буенча хезмәт итүне дәвам итәсем килә», - диде ул.
Армиягә китүче егетләр өч ПЦР-тест тапшырачак
Казанның барлык хәрби комиссариатларында коронавирус пандемиясе башланганнан бирле кертелгән санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү дәвам итә. Бинага кергәндә температураны үлчиләр, килүчеләрдән битлек кию, кулларын антисептик белән эшкәртү сорала.
Гражданнар агымы хәрби хезмәткә чакырылучылар шәхси эшләре буенча хәрби комиссариатка килүче башка кешеләр белән очрашмаслык итеп бүленгән. Армия сафларына китүче егетләр коронавирус инфекциясенә өч ПЦР-тест тапшырачак: җыелу пунктына озатылганчы ике-өч көн кала, шулай ук бер тест җыю пунктына килеп җиткәннән соң ясалачак. Тест уңай нәтиҗәле булса, егетне дәвалауга җибәрәчәкләр, ә аннары ике атнадан да иртәрәк булмаган вакытта хәрби комиссариатка янә чакырачаклар.
Язгы чакырылыш 15 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Җыелу пунктына беренче озату 20 нче майда башланачак. Барлык солдатларга да шәхси гигиена чаралары җыелмасы, сим-карта, хезмәт итү урынына бару юлында мобиль элемтә өчен акча, шулай ук хәрби хезмәткәргә айлык акчалата пособие биреләчәк.