«Аренда каникуллары» программасы ярдәмендә кече һәм урта эшмәкәрлек хуҗалары 264 эш урыны булдырган һәм 15 млн сумлык салым түләгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Казанда «Аренда каникуллары» программасы буенча ташламалы шартларда эшмәкәрләргә тәкъдим ителгән 114 объектның яртысы тормышка ашырылган. Шуларның 35-ендә ремонт эшләре төгәлләнгән һәм төрле оешмалар: хостеллар, туристик агентлык офислары, матурлык салоннары, сервис үзәкләре һәм башкалар ачылган. Программа эшкуарларга гына түгел, муниципалитетка да отышлы, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Аның ярдәмендә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тиешле ярдәм ала, ә шәһәр биналарны тоту өчен акча сарыф итми.
«Аренда каникуллары» муниципаль биналарны ташламалы арендалау программасы Казанда 2016 елда старт алды. Ул вакытта шәһәрдә шәһәр биналарына инвентаризация үткәрелде, һәм хәзер 114 объектны үз эченә алган милек исемлеге формалаштырылды.
«Муниципаль биналарны арендага алган намуслы эшмәкәрләр аларны турыдан-туры сәүдә үткәрмичә, өч елга кадәр түләп сатып ала ала, – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Бер эшмәкәр сатып алуның өстенлекле хокукыннан файдаланды инде, тагын 15 гариза тапшырылган».
«Аренда каникуллары» программасы ярдәмендә эшмәкәрләр кирәкле ярдәм ала, ә шәһәр биналарны карап тоту өчен акча сарыф итми, дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров. «Эшмәкәрләргә тәкъдим ителгән биналарның яртысы хуҗаларын тапты. Икеяклы файда: без элек ликвид булмаган биналарны хуҗалык әйләнешенә кертәбез, аларны карап тоту һәм саклауга чыгымнар рәвешендә бюджетка йөкләнеш төшерәбез, аренда түләүләре рәвешендә табыш ала башлыйбыз. Ә эшкуарлар бу биналарны бернинди конкурсларсыз сатып алуның өстенлекле хокукын ала», – диде ул.