Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2022, 14:42

Татарстан эшкуарлары бизнесны сертификацияләү һәм бухгалтерияне алып бару буенча хезмәтләрне бушлай ала алалар

Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча күрсәтелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март). Татарстанда бизнес өчен бушлай хезмәтләр алуга гаризалар кабул ителә башлады. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Быел Татарстан эшкуарлары берничә хезмәтне бушлай ала алалар: бизнесны сертификацияләү, бухгалтерияне алып бару, маркетплейсларга чыгу, эшлекле күргәзмәләрдә катнашу, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен хезмәт күрсәтү.

Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» төбәк үзәгендә билгеләнгән срокларда кабул ителә. Шулай итеп, 1 нче апрельгә кадәр җитештерелә торган продукциянең туры килү сертификатын алу өчен, 1 нче июльгә кадәр бухгалтерлык һәм салым исәбен алып бару, хисап әзерләү һәм тапшыру, кадрлар белән идарә итү һәм хезмәт хакын исәпләү, шулай ук маркетплейсларга чыгу өчен гариза бирергә мөмкин. 1 нче сентябрьгә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен хезмәт күрсәтүләр алуга һәм эшлекле күргәзмәләрдә катнашуга гаризалар кабул ителә.

Барлык гаризаларны цифрлы платформада рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте. Эшкуарларга ярдәм итүнең барлык чаралары буенча консультацияләрне +7(843)524-90-90 кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин.

Барлык яңалыклар