Бөтендөнья ярминкәләре Истанбулда, Бакуда, Тәһранда, Алма-Атада һәм Мәскәүдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Эшкуарлар мәйданчыкны һәм өстәмә җиһазларны арендага ала, стенд төзелешенә заказ бирә ала, шулай ук аларга теркәлү кертемнәрен түләүдә, күргәзмә үрнәкләрен китерүдә һәм презентация материалларын чит телгә тәрҗемә итүдә ярдәм итәчәкләр. Күргәзмәдә коллектив составында яки индивидуаль рәвештә катнашырга мөмкин.
Урыннар саны чикләнгән, чөнки катнашу бушлай, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте. Гаризалар сылтама буенча кабул ителә, электрон цифрлы имза булырга тиеш.
Татарстанлылар экспортерларга ярдәм чаралары буенча кайнар линия телефоны буенча консультация ала ала: +7(843)524-90-90.