В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сентябрьдә югалган әйберләрнең күп өлеше «хәтерсез» хуҗаларына кире кайтарылган
Сентябрь аенда пассажирлар Казан метросында 200 дән артык әйбер онытып калдырган. Сентябрьдә югалган әйберләрнең 85% ы «хәтерсез» хуҗаларына кире кайтарылган.
Онытып калдырылган әйберләр исемлегендә – аяк киемнәре, өске киемнәр, азык-төлек салынган пакетлар, колакчыннар, документлар, телефоннар.
Югалган әйберләрнең күп өлеше хуҗаларына кире кайтарылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, югалган әйбер турында мәгълүматны +7(843)533-70-61 телефон номерын җыеп кайнар линиягә һәм түбәндәге телефон номерлары аша диспетчерлык хезмәтләренә җиткерергә мөмкин:
метро – 8(843)533-70-61;
трамвай депосы – 8(843)273-93-84;
1 нче номерлы троллейбус депосы – 8(843)570-91-13;
2 нче номерлы троллейбус депосы – 8(843)277-05-83.