Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Чарада катнашучылар бәйрәмнәрдә ничек акча эшләргә, эшләнмәләрнең үзкыйммәтен исәпләргә һәм чыгымнарны оптимальләштерергә өйрәнәчәк. Спикер шоколад һәм зефир эскимо, кейк-попс һәм Вена вафлелары ясау технологияләренең эш серләре белән уртаклашачак. Мастер-классның темалары шулай ук десертларны төрү, аларны саклау сроклары һ.б. булачак.
Мастер-класста катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүматны ТР «Минем бизнес» үзәгенең +7(843)524-90-90 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча үткәрелә.