В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булуы ихтимал
Марат Мөгыйнов фотосы
Гомумән алганда, шимбә көнне Татарстанда юеш, урыны белән көчле кар явачак. Кайбер районнарда буран көтелә, бозлавык булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан исәчәк җил, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртеп, аның тизлеге секундына 6-11, урыны белән 14 метрга җитәчәк. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -5..-10 градуска, көнбатыш һәм төньяк районнарда -11..-16 градуска кадәр түбән төшәчәк. Көндез -3..-8 градус, көнбатыш һәм төньяк районнарда -12 градус салкын булачак. Юлларда кар көртләре, урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Татарстанда 1 февральдә болытлы һава торышы фаразлана, урыны белән көчле кар яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан исәчәк җил, юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртеп, җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга җитәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин, ди синоптиклар. Төнлә термометр баганалары -6..-10 градуска, төньяк һәм көнбатыш районнарда -15 градуска түбән төшәчәк, көндез -3..-8 градус салкын һава торышы көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.
Алдарак көчле кар яву сәбәпле, Казанда «Буран» планы игълан ителүе турында хәбәр җиткерелгән иде. Ул рәсми рәвештә 18:00 сәгатьтән гамәлгә керә. Әлеге карарны гадәттән тыш хәлләр буенча шәһәр комиссиясе кабул иткән.