Казанда 10 илкүләм проект буенча мәктәпләр, хастаханәләр, юллар төзелә, шәһәр мохите объектлары төзекләндерелә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь, Ксения Швецова). Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар фракциясе җыелышы узды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе Татарстан башкаласында милли проектларны гамәлгә ашыру булды.
Милли проектларны гамәлгә ашыру барышы турында Икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева хәбәр итте. Казан Татарстанда гамәлгә ашырыла торган 12 федераль илкүләм проектта катнаша. Алар буенча эш икътисад һәм социаль өлкәнең өстенлекле тармакларына кагыла торган 21 төбәк проект кысаларында алып барыла. Г.Минһаҗева сүзләренә караганда, 2019-2020 елларда федераль һәм республика бюджетлары хисабына Казанда илкүләм проектлар чараларын финанслауның гомуми күләме 15,5 млрд сум тәшкил иткән.
Илкүләм проектлар шәһәр инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертә. Әйтик, өч ел нәтиҗәләре буенча Казанда 6397 урынлы 5 гомуми белем мәктәбе һәм 4370 урынлы 19 балалар бакчасы төзелгән. Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча шәһәр мохитенең 12 объекты төзекләндерелгән.
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча, Зур Казан боҗрасын төзү кысаларында, Булатов урамыннан Техника урамына кадәр юл участогы төзелде. Моннан тыш, шәһәрнең автобус паркы газ-мотор ягулыгындагы яңа автобуслар белән тулыланган. «Проект юлларның торышын яхшыртуга гына түгел, шәһәр экологиясенә дә йогынты ясый», – дип билгеләде Г.Минһаҗева.
Казанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру да дәвам итә, бүгенге көндә гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү өчен 150 фатир сатып алынган.
Моннан тыш, даими рәвештә халыкка ярдәм күрсәтү чаралары үткәрелә. «Демография» илкүләм проекты буенча 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ярдәм ала, алар белем алырга һәм яңадан укырга тели – 900-дән артык кеше мондый мөмкинлектән файдаланган инде.
Быел илкүләм проектларны финанслауның гомуми күләме 11,3 млрд сум тәшкил итте, шуларның 8,5 млрд сумы – федераль бюджет, 2,8 млрд сумы – республика бюджеты акчалары. Бүгенге көндә Казанда бу эш ярдәмендә берничә объектны төзеделәр һәм ремонтладылар, алар арасында ике яңа мәктәп, биш балалар бакчасы, Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзү һәм башкалар бар.
«Мәдәният» илкүләм проекты буенча 1-нче декабрьгә ике балалар музыка мәктәбен ремонтлауны төгәлләү планлаштырыла, ә «Экология» милли проекты буенча канализациянең (БОСК) биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итәчәк.
«Узган елларга планлаштырылган проектлар күбесенчә бүгенге көнгә гамәлгә ашырылды, бу киләчәккә оптимистик фаразлар ясарга мөмкинлек бирә», – дип йомгаклады Икътисадый үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары.
«Күп нәрсә эшләнгән инде, әмма тагын да күбрәк эшләргә кирәк булачак. Без илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышын контрольдә тоту гына түгел, бу эштә ярдәм дә итәргә тиеш», – дип билгеләп үтте Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова.
Илкүләм проект буенча һәр объектны гамәлгә ашыруга депутатлар беркетеләчәк, алар эшне контрольдә тотачак, дип өстәде ул. Шул ук вакытта илкүләм проектларның 70%-ы төрле объектлар төзелешенә һәм җиһазлар сатып алуга кагыла – алар депутатларга аларның сайлау округлары чикләрендә беркетелгән. Тагын 30% проект стратегик характерда – мәсәлән, 65 яшьтән өлкәнрәк булганнарга социаль-медицина хезмәтләре күрсәтү. Әлеге юнәлешләр профильле комиссияләр рәисләренә һәм аларның урынбасарларына, йә күрсәтелгән өлкәләрдә тәҗрибәсе булган депутатларга беркетелгән.
Якын арада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру объектлары буенча фракция депутатларын урап узу графигын төзү планлаштырыла.
Шәһәрнең медицина учреждениеләренә һәм табибларына ярдәм күрсәтү буенча хәйрия акциясен уздыру йомгаклары турында «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ольга Воронова сөйләде. Ул медикларга ярдәм итәргә аппарат киңәшмәләренең берсендә Казан Мэры Илсур Метшинның чакыруын искә төшерде.
«Без бу акцияне инде икенче тапкыр уздырабыз. Беренче тапкыр без 1,5 млн сумлык ярдәм күрсәттек, – дип искәртте О.Воронова. – Быел без яңадан бу эшкә керешәбез. Ике атна эчендә 1 млн сумлык ярдәм күрсәтелде».
Казан хастаханәләрендә волонтерлар кизү тора. Мәсәлән, 12-нче, 16-нчы, 18-нче номерлы хастаханәә һәм башкаларда вакцинация уздыруда табибларга ярдәм итә торган ирекле ярдәмчеләр документлар тутыра. Бу эшне дәвам итү планлаштырыла, дип билгеләп үтте О.Воронова һәм депутатларга хәйрия акциясендә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Җыелышта катнашучылар шулай ук партия фракциясе составын үзгәртү, гражданнарны кабул итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты.