Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2025, 10:46

Казан Башкарма комитетында ачык тыңлауларда 2024 елга бюджет үтәлеше турында фикер алыштылар

Керем өлеше 58 млрд 69 млн сум, чыгым өлеше 54 млрд 114 млн сум тәшкил иткән

Кичә ТР башкаласының башкарма комитетында 2024 елга шәһәр бюджеты үтәлеше буенча гавами тыңлаулар узды. Фикер алышуда финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин, Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рәфыйкова, депутатлар, җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары һәм шәһәр халкы, шул исәптән КФУ студентлары катнашты.

Узган елда шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 4 млрд профицит белән башкарылган

Чарада катнашучылар алдында төп нотык белән Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елга Татарстан башкаласы бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 41 млрд 658 млн сум күләмендә расланган, 2023 ел белән чагыштырганда 10% ка үсеш. Узган ел нәтиҗәләре буенча гомуми керемнәр 58 млрд 69 млн сум тәшкил иткән (40% ка диярлек үсеш белән — 16 млрд 411 млн сум), ә чыгымнар – 54 млрд 114 млн сум. Профицит 3 млрд 955,1 сум күләмендә оешкан.

Салым һәм салым булмаган керемнәр динамикасы 33 млрд 215 млн сум тәшкил итте, алдагы елга карата үсеш 37% тан артык – 9 млрд сум тирәсе. Салым керемнәре 27 млрд 373,4 млн сум күләмендә керде. Алар НДФЛ – 14 млрд 738 млн сум (54%), гомуми керемгә салым – 6 млрд 139 млн млрд сум (23%), җир салымы – 4 млрд 447,3 млн сум (16%), физик затлар милкенә салым – 1 млрд 466 млн сум (5%), шулай ук башка салымнар – 583,2 млн сум.

Салым булмаган керемнәр күләме 5 млрд 842,2 млн сумга җиткән. Монда милекне файдаланудан кергән акча – 2 млрд 94,3 млн сум, милекне һәм җир кишәрлекләрен сатудан – 1 млрд 574,3 млн сум, шулай ук башкалары – 2 млрд 173,6 млн сум.

Ирек Мөхәммәтшин миллионлы шәһәрләр рейтингын китерде, аның нигезендә Казан салым керемнәре буенча дүртенче урында тора, Екатеринбург, Новосибирск һәм Краснодардан гына калыша.

Бюджет керемнәренең тагын бер мөһим өлеше булып түләүсез күчерүләр тора, алар 39,5% үсеш белән 24 млрд 853 млн тәшкил иткән (өстәмә рәвештә 7 млрд сум кергән). Нигездә өстәмә трансфертлар түбәндәге юнәлешләр буенча алынган: «май указларын» үтәү (2,5 млрд.га якын); урам-юл челтәре, тышкы төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын тоту (2 млрд 359,3 млн); яңа челтәрне тоту һәм социаль өлкәнең башка чыгымнары (1 миллиардка якын).

Чыгымнар структурасында социаль-мәдәни өлкә зур өлешне алып тора — аңа 40 млрд

Югарыда әйтелгәнчә, чыгымнар буенча бюджет үтәлеше 54 млрд 114 млн сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч 2023 ел күрсәткечләреннән 10 млрд сумга югарырак. Чыгымнарның шактый өлешен социаль-мәдәни өлкә алып тора, аңа 40 млрд 241 млн сум (74,4%) бүлеп бирелгән. Шулай ук гомумдәүләт мәсьәләләренә 8 млрд (14,8%), шәһәр хуҗалыгына – 5 млрд 703 млн (10,5%) туры килгән.

Мәгариф өлкәсе буенча чыгымнар 33 млрд 101 млн сум тәшкил иткән. Акчалар мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирү һәм башка учреждениеләрне тотуга бүленгән. Монда хезмәткәрләрнең хезмәт хакына зур өлеш туры килә (26 млрд 345,4 млн сум). Акчаларның бер өлеше коммуналь түләүләргә һәм милекне карап тотуга (4 млрд 719,8 млн сум), туклануны оештыруга (1 млрд 85,5 млн сум) һәм салым түләүгә (950,3 млн сум) тотыла. Шул исәптән 787,5 млн сумы мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга һәм 390,2 млн сумы балаларның җәйге ялын оештыруга юнәлдерелгән.

Узган елда шәһәр бюджетыннан яшьләр сәясәтенә 530,3 млн сум акча бүлеп биргәннәр. Ә мәдәният өлкәсенә чыгымнар 2 млрд сумнан артык тәшкил итте. Тагын 1,9 млрд сумнан артыгы физкультура һәм спорт тармагына киткән. Социаль сәясәт өлкәсенә 2 млрд 684 млн сум кирәк булган.

Гомумдәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә 8 млрд сумнан артык акча тотканнар. Шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә чыгымнар 5 млрд 703 млн сум тәшкил иткән. Шуларның 4 млрд 127 млн сумы төзекләндерүгә, 438,2 млн сумы торак хуҗалыгына, 401 млн сумы милли куркынычсызлыкка һәм хокук саклау эшчәнлегенә, 359,2 млн сумы транспортка бүлеп бирелгән. Муниципаль ихтыяҗлар өчен кишәрлекләрне тартып алу чыгымнарына 129,4 млн сум кирәк булган, ә әйләнә-тирә мохитне саклауга — 94,2 млн.

Хисаптан соң 2024 елга шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы карар проектына анализ белән Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасының чакырылган белгеч-доценты Елена Лизунова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, проект шәһәр вәкаләтләре һәм бюджет законнары нигезендә төзелгән.

Шәһәрнең барлык социаль әһәмиятле чыгымнары тулысынча үтәлгән.
Барлык яңалыклар