Бизнесменнар үз эшчәнлекләрен үзләре тикшерә ала
Фото: Денис Гордийко
Порталда бизнесменнар типик хаталар һәм аларны булдырмау ысуллары белән таныша, үз эшчәнлекләрен 40 төр контроль буенча чек-листлар ярдәмендә тикшерә, шулай ук тикшерү барышында барлыкка килгән ситуацияләр буенча сорауларга 1300 дән артык җавап укый алалар.
Сайтта яңалыклар блогы һәм булачак вакыйгалар календаре бар, анда бизнесменнар күзәтчелек органнары эшчәнлеге белән бәйле чаралар һәм вакыйгалар турында белә ала. Моннан тыш, эшмәкәрләрнең көйләү йогынтысын бәяләү, законнар турында фикер алышу мөмкинлеге бар.
«Тикшерелгән бизнес» порталын сылтама буенча карый аласыз. Шулай ук аның белән камера белән qr-код аша үтеп тә танышырга мөмкин.
Платформа 2017 елда Татарстан Икътисад министрлыгы һәм ТР Прокуратурасы инициативасы белән законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү өчен булдырылган.
Исегезгә төшерәбез, бер ел эчендә Казанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 2 меңгә якын арткан, ә үзмәшгульләр саны – 23 мең кешегә. 2022 елда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләреннән шәһәр бюджетына узган елга караганда 1 млрд сумга күбрәк салым кергән. Эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат KZN.RU порталындагы «Бизнес» проектында урнаштырылды.